Үзебез сайлаган тормыш
Март сайлавы үтәргә дә өлгермәде, Россиядәге тормыш сәяси фантастика жанрына караган “май указлары“на капма-каршы юнәлештә үсә башлады. Сайлау үткәнче, көчкә тыелып торган ягулык бәяләре түшәмгә сикереп биергә тотынды. “Кара алтын”га бәяләрнең рекордлы үсүенә карамастан, доллар курсы яңа биеклек яуларга җыена.
Шушы ике фактор гына да барлык товарларга бәяләрнең озакламый яңа биеклекләр яуларга тотыначагын дәлилли. Бәяләр хорына ОСАГО тарифлары да үз тавышын өстәячәк: автомобиль иминиятләштерү көзгә кимендә 20 процентка үсәр дип вәгъдә итәләр. Коммуналь түләүләргә традицион июль күтәрелешенә без күптән күнектек инде. Болары, бернинди сайлауга да карамастан, тотрыклы рәвештә үсәләр. Владимир Путинның: “Мин президент вакытта пенсия яше күтәрелмәячәк”, – дигән 2005 елгы сүзләре суга язылган гына вәгъдә булып чыкты: пенсия яшен күтәрү мәсьәләсе инде хәл ителде дияргә була. Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы “май указлары“нда игълан ителгән ыргылышлы үсеш темпларын кире какты. Икътисади блок министрлары тыйнаграк үсеш турында сүз алып баралар. Чынбарлык исә яңа рецессия – икътисадның түбән тәгәрәвен вәгъдә итә.
Тышкы сәясәт элеккечә дәвам итәр: яңа җәнҗаллар фонында яңа санкцияләр өстәлер. Рус киңлекләре изоляцияләнгән зур концлагерьга әйләнүен дәвам итәрләр. Хәзрәти Путин инде, җиңү шатлыгына бирелеп, Россиянең доллардан баш тартачагы турында игълан итеп өлгерде. Бу сәяси белдерү Америка белән зур җәнҗал вәгъдә итә. Моңарчы долларга кизәнгән лидерлар йә илләрен бөлгенлеккә төшереп, бункерларда качып яшәргә мәҗбүр булдылар, йә янкилар аларга каршы сугыш башлап, үзләрен юк иттеләр.
Сөенечле үзгәрешләр дә бар, билгеле. Дәүләт Думасына 2024 елда да Владимир Владимировичны президент итеп калдыру мөмкинлеге бирә торган закон проекты кертелде. Илнең яңа Хөкүмәте мәгълүм булды. Анда барысы да безгә күптән таныш кешеләр. Куркынычсызлык Советы рәисе Патрушевның улы Дмитрий Патрушевның Авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнүе уңаеннан гына социаль челтәрләр бераз җанланып алды. Танылган сәясәтче Леонид Гозман бу уңайдан: “Генерал туганы маршал була алмый, чөнки маршалның үз туганы бар”, – дигән совет афоризмын искә төшерде. Россиядә хакимлекнең кода-кодагыйлык һәм нәсел туганлыгы буенча тапшырылуы язылмаган кагыйдәгә әверелеп бара. “Үз кешеләр“не кыерсытмау принцибы Сочи Олимпиадасын хурлыкка калдырган Виталий Мутконың төзелеш тармагын һәм төбәкләр үсешен җитәкли торган вице-премьер итеп сайлануында да күренә. Бу безгә алдагы елларда тотрыклы торгынлык вәгъдә итә. Без әрмәннәр түгел, тотрыклылык безгә инкыйлабка караганда күпкә сөеклерәк.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев