“ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУНЫ СӘГАТЬЛӘП САНАП КӨТӘМ”
Татарстанның халык артисты Азат ТИМЕРШӘЕХкә 10 апрельдә 60 яшь тула. Җырчы мәш килеп юбилеена әзерләнә. Эше тыгыз чак. Шулай да Азат абый, бераз буш вакыт табып, редакциядә кунак булып китте. Кәефе көр! Кайберәүләр, 60 яшь тулгач, пенсионерлар сафына басам, дип бераз күңелсезләнсә, Азат абый, киресенчә, бу көнне көтә икән.
— Пенсия яше бик озак килә кебек. Лаеклы ялга чыгуны сәгатьләп, минутлап саныйм, — ди Азат абый, елмаеп. — Пенсионер булуның нәрсәсе бардыр инде?! Бу шатлыкмыни?! Шулай да көтәм. Гомер буе эшләгәнне алыр чак якынлаша!
Азат абый, сәхнәгә чыгарга әзерләнгән кебек, матур классик костюм-чалбардан, ак күлмәктән, галстук таккан иде. 60 яшьне һич биреп булмый.
— Галстукны салган да юк, шулай ияләшкәнмен, — дип башлады сүзен Азат абый, мактауларыбызга җавап итеп. — Чиста, үтүкләнгән күлмәктән йөрим. Хатыным яхшы тәрбияли. 60 яшь биреп булмый, дисез дә, барыбер картаям кебек. Хәзер элеккечә түгел. Бу концертлар оештыруда да сизелә. Элек айлар буена чыгып китә идек. Хәзер селкенүе, оешуы авыррак. Темп әкренәя, энергия дә яшь чактагы кебек түгел. Аена рәттән 25 әр концерт куйган артистларга аптырыйм. 15 не мөмкин әле. Шуннан соң тавыш арый, энергия бетә. Үз гомеремдә бер тапкыр рәттән 31 концерт куйдым. Эт булып арып, хезмәттәшләр бер-беребездән тәмам ялыгып кайттык...
— Сәламәтлегегез какшап, берара иҗатыгыз тукталып торды. Хәзер көч туплап, яңадан гастрольләргә чыгып киттегез. Тамашачы йөриме?
— 60 яшькә җиткәндә, элек үзем булган төбәкләрне тагын бер әйләнеп, тамашачым белән күзгә-күз карашып, җырларымны бүләк итәсем, кабат күрешәсем килде. Бу турны шул максат белән башладым. Халык кайда — йөри, кайда юк. Зур авылда да 30 кеше килгән вакытлар була. Алай да кире борылып китмибез. Кызганыч, кайбер авылларда мәдәният йортлары ябык. Яисә эшли, дип саналса да, ишеге бикле, салкын мөнәсәбәт. Әйбәт эшләгән җирләр дә күп. Кайнар чәй, ягымлы йөз белән каршы алучылар шактый...
— Хатыныгыз Рәмзия апа белән авылдашлар икәнсез...
— Әйе, Рәмзия дә — Яңа Богады кызы. Бик матур гомер кичерәбез. Бөтенесен үз көчебез белән булдырдык. Шуңа кадерле дә. Бездә дә талаш, үпкәләшләр булгандыр. Әмма аны беркайчан башкалар белмәде. Бер авылдан булсак та, туган йортларыбызга аерым-аерым кайтып йөрмәдек. Рәмзия бөтен яктан миңа туры килде. Хатын-кызны җәберләргә ярамый. Бала тапкан илаһи зат бит ул! Рәмзияне сайлаганыма үкенмим. Ул — минем кеше...
— Балаларыгыз нинди өлкәне сайлады?
— Улым юридик белем алды, Эчке эшләр министрлыгында эшләде. Ул системада кайнавы авыр. 13 елга якын хезмәт куйганнан соң, үзенә эшли башлады. Ике баласы бар.
Кызым дизайнерлыкка укыды, балалар бакчасында музыка җитәкчесе дә, тәрбияче дә булып эшләде. Дүрт баласы бар. Аларны карарга кирәк бит. Бишенчесен алып кайтырга да каршы түгел. “Герой ана булырмын!” — ди.
— Оныкларга бай икәнсез...
— Алты онык бабасы мин! Олысына 13 яшь. Туган берсенә Көектәге йортта сыерчык оясы куйдым. Алты оя булды, алар хәзер дә тора. Тәртиптә тотабыз. Сыерчыклар килә, көтеп алабыз. Элек алар да дүрт-бишәр бала чыгара иде. Хәзер бер-ике белән чикләнәләр.
Шәһәр читендә йорт булу балалар өчен аеруча рәхәт, иркенләп уйныйлар, җимлек ясыйлар, азык салалар. Аларга дип эт, мәче алдым. Оныклар, дип сөенеп яшибез, бөтен эшләгәнем шулар өчен. Аларны түгәрәкләргә йөртәм.
— Татарча сөйләшәләрме?
— Әйе, өчесе татар гимназиясендә укый. Камиләм генә урыс гимназиясендә белем ала, әмма татар телен камил белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев