10 апрель 2018 яңалыклары
-
Путин ветеринария контролен төбәкләрдән кире алып, федераль дәрәҗәгә кайтара
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген Курчатов институтында галимнәр белән очрашуда әйтте.
-
Татар телен популярлаштыручы OSTA TATAR проектын Мәскәүдә тәкъдим иттеләр
Проект җитәкчесе, телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина кадрда эшләү серләре белән уртаклашкан.
-
“Хәләл”нең дә була төрлесе
Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Балык Бистәсе районында сәүдә нокталарында йөргәндә, азык-төлеккә үз белдеге белән “хәләл” тамгасы суккан эшкуарларны тоткан. Алар “халял” азык-төлек белән сату итүләре хакында товарларына гына түгел, игъланнар тактасына, витриналарга да язып куярга онытмаган.
-
Апасны язгы ташу баскан
Мирный урамында яшәүчеләрнең ишегалдыннан аккан су мунча-сарайларына кергән, базларына төшкән.
-
Яңа федераль белем бирү стандартлары өчен “лайк” куярга кирәк – Айрат Фәйзрахманов
Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, туган тел генә түгел, туган як әдәбияты дигән предмет та укытылырга тиеш, дип саный.
-
“Россия балалары - 2018” ведомствоара операция акциясе
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары “Россия балалары - 2018” дигән профилактик чара уңаеннан “Үз тормышыңны ватма!” дигән темага буклетлар тараттылар.
-
Тереклек өчен куркыныч калдыкларны Татарстан Экология министрлыгына тапшырырга була
Казанда зыянлы көнкүреш калдыклары махсус контейнерларда 30 урында җыела.
-
Катя – Кэт – Кәтибә
Язмыш адәм баласын туып үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип уена да китермәгәндер.
-
Илгәрәй: Әйтмәгән булса, төкермәгән булыр идем
Шушы көннәрдә җырчы һәм аның туганнары бер ел элек араларыннан киткән бабасы рухына Корьән укытып, аш уздырганнар икән. Илгәрәй балачагында әтисенең әтисе Габдулла бабасы белән булган кызыклы хәлне искә төшереп болай яза:
-
Шахматлы торт
Рецепт.
-
Табибны бала үлеме өчен хөкем итәчәкләр
Әлки районында һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве аркасында пациент үлеменә китерүдә гаепләнүче хатын-кыз табиб суд каршында җавап тотачак.
-
Госман Гомәрне юбилей кичәсендә татар әдәбиятына яңа сүз алып керүче, дип билгеләделәр
Язучы һәм журналист Госман Гомәргә 85 яшь тулды.
-
Юмор остасы Раил Садриев әдәби кичәсендә үзен яңа яктан танытачак
Кичәнең исеме дә "Сез әле мине белмисез" дип атала.
-
Салымнарны сагыналар
Кремльдә иске яңа Президентның ун өстенлекле юнәлеш буенча максатчан указлары әзерләнә. Аның өчен бер триллионнан алып ике триллион сумга кадәр акча кирәк булыр, дип исәпләнелә. Җитештерүне арттыру, импортны алыштыру, читкә товар сатуны күбәйтү кебек алымнар барып чыкмады, хәзер гадирәк юлдан китмәкчеләр: салым түләүчеләр җилкәсенә яңа камытлар киертергә җыеналар.
-
“ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУНЫ СӘГАТЬЛӘП САНАП КӨТӘМ”
Татарстанның халык артисты Азат ТИМЕРШӘЕХкә 10 апрельдә 60 яшь тула. Җырчы мәш килеп юбилеена әзерләнә. Эше тыгыз чак. Шулай да Азат абый, бераз буш вакыт табып, редакциядә кунак булып китте. Кәефе көр! Кайберәүләр, 60 яшь тулгач, пенсионерлар сафына басам, дип бераз күңелсезләнсә, Азат абый, киресенчә, бу көнне көтә икән.