10 апрель 2018 яңалыклары
-
Рособрнадзор БДИга әзерләнгәндә рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра
БДИны уздыру тәртибе, расписаниесе, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге сайтында бар.
-
Тимершык урта мәктәбендә “Кошлар атналыгы” башланды
Атналыкка багышланган стенд ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары рәсем конкурсында катнаштылар, проект эшләре якладылар. Барлык сыйныф укучыларына сыерчык ояларына конкурс игълан ителде. Эшләргә нәтиҗә атна ахырында ясалачак.
-
15 татар теле укытучысы Татарстанны саклап кала алмаячак
Татар интеллигенциясен саклап калу өчен татар гуманитар университетын яңадан булдырырга кирәк. Татар филологиясе кафедрасындагы бюджет урыннарда укучы 15 татар теле укытучысы гына безне саклап кала алмаячак, дип саный «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
-
Инвалидлык алу кагыйдәләре гадиләштерелде
Министрлар Кабинеты гомерлек инвалидлык алу өчен авырулар исемлеген арттырды. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец хәбәр итте, дип яза «Известия» басмасы.
-
23 яшьлек директор
Интернетта “1 млн. Шәхси блог, Гаяз Гыйльманов” дигән блогка юлыктым. Блогерлык хәзер гадәти шөгыль булса да, бу яшь егетнең кайбер фикерләре бик кызыклы тоелды. Юк, мин аны һәрнәрсәдә хаклы дип әйтмим, язмаларында бәхәскә дә урын бар, уйланырга да мәҗбүр итәләр. Гаяз – яшь буынның уйлый белүче вәкиле, аның кебекләрне руслар “штучный” диләр, ә иң мөһиме – ул төрле темаларга карата уй-фикерләрен үз телебездә яза. Үзе белән якыннанрак танышканчы, татарча беренче бизнес-блог ачкан егетнең ике язмасын укып китик әле.
-
Элвин Грей үзенә бала табып бирердәй кыз эзли
"Көтеп утырам. Кайда икән син? Миңа бала табарга тиешле хатын-кыз!" дип язып куйган җырчы Инстаграмда.
-
Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән.
-
Вареньелы пирог
Рецепт.
-
Равил Шәрәфиевкә Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен медаль тапшырылды
Г.Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе узды.
-
Аман Тулеевны Кемерово өлкәсе парламенты рәисе итеп сайладылар
Кузбассның элеккеге башлыгы кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
-
Яшь әниләргә БДИда 3 өстәмә бал биреләчәкме?
Россия фән һәм мәгариф министрлыгы укучыларның укырга кергәндә балларын санауга берникадәр үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.
-
Казанга “Созвездие-Йолдызлык” фестивале йомгаклау турына биш меңнән артык бала килде
Бәйге лауреатлары исемнәре 13 һәм 20 апрельдә узачак гала-концертларда игълан ителәчәк.
-
Минзәлә театры Казанга “Иблис”не алып килде
Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә театры коллективы ике көнлек гастрольләрен башлап җибәрде.
-
Юлбатта “Туган якта бер җыр калсын әле...” дип исемләнгән концерт – очрашу
7 нче апрель көнне Юлбат мәдәният йортында Тенеки авылы Баһавиевлар нәселенең “Туган якта бер җыр калсын әле...” дип исемләнгән концерт – очрашуы үтте.
-
Җырчы Эльвира Розали юбилей кичәсендә "Сандугач" мюзиклы премьерасын куйды
Кичә Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырды.