Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

23 яшьлек директор

Интернетта “1 млн. Шәхси блог, Гаяз Гыйльманов” дигән блогка юлыктым. Блогерлык хәзер гадәти шөгыль булса да, бу яшь егетнең кайбер фикерләре бик кызыклы тоелды. Юк, мин аны һәрнәрсәдә хаклы дип әйтмим, язмаларында бәхәскә дә урын бар, уйланырга да мәҗбүр итәләр. Гаяз – яшь буынның уйлый белүче вәкиле, аның кебекләрне руслар “штучный” диләр, ә иң мөһиме – ул төрле темаларга карата уй-фикерләрен үз телебездә яза. Үзе белән якыннанрак танышканчы, татарча беренче бизнес-блог ачкан егетнең ике язмасын укып китик әле.

Тормышыма мәхәббәтем белән ант итәм!

3-4 ел элек Америка язучысы Айн Рэндның “Атлант расправил плечи” дигән китабын укыган идем. Китап герое Джон Голт: “Кеше өчен яшәмәскә һәм башкалардан аларның минем өчен яшәүләрен сорамаска үземнең тормышым һәм тормышыма булган мәхәббәтем белән ант итәм”, – ди. Гомумән, китапның төп фикере: һәр кеше үзенә генә ярдәм итәргә тиеш, бүтәннәргә ул бары тик үз теләге белән генә ярдәм итә ала һәм әгәр баш тарта икән, моның өчен аны гаепләргә беркемнең дә хакы юк! Укыдым да, шул “яшь чак – җүләр чак” акылым белән бу фикергә “Начар! Алай ярамый! Эгоизм!” дигән тамга суктым.

2016 ел, Самарага хәрби кафедра җыенына җибәрделәр. Беренче көннәрдә, командирлар үз вазыйфаларын башкарырга ныклап тотынмагангамы, солдатларны казармадан бары тик ашханәгә генә чыгара иделәр. Ә беркөнне төшке аштан соң офицерлар каядыр юк булды. Без бит әле бернәрсә дә аңламыйбыз, алар бер киткәч, инде кире кайтмаслар дип уйладык. Кем караватта ауный, кем гитарада уйный, кем йоклый, кем юынып йөри... Бер мәлне янгын сигнализациясе кушылды. Без казарманың иң өске катында. Аскы катларда янгын чыкса чыгу юлы юк, тәрәзәләрдән дә сикерерлек түгел.

Сигнализация кушылганга биш-ун секунд үтте, әмма беркем бернәрсә хәл итми. Барыбыз да үз урыннарыбызда туктап калдык һәм бер-беребезгә карап торабыз. Офицерлар юк, командирлар нәрсә эшләргә белми.

Менә шундый хәлдә нишләр идегез?! Командирларның һичбер чара күрмәвенә ачуым чыкты, түзмәдем: “Рота, тезелеп бастык, бер-бер артлы чыгабыз!” – дип кычкырдым. Ни кызык, барысы да тыңлады. Чыга башладык. Чыгып бетүгә офицерлар да йөгереп килеп җиттеләр, янгын сигналы да сүнде. Безгә, ягъни солдатларга тезелергә боерылды. “Кем чыгарга кушты?!” – дип кычкырды лейтенант. Дәшмибез. Янәдән: “Эвакуация кемнең фикере?!” Беркем дәшми. Болай басып торып булмый бит инде, шуңа: “Мин!” – дип, бер адым алга атладым. Тынлык. 75 кеше миңа карап тора. 2 метрга якын буйлы, алагаем дәү гәүдәле лейтенант яныма килеп басты. “Бу ситуациядә югалып калмаган өчен – молодец! Әмма җаваплылыкны үз өстеңә алган өчен – шелтә!” – диде офицер. Аннары калганнарга борылды да: “Армиядә өч әйбер өчен җавапка тарталар: кешеләр, документлар һәм корал. Юктан гаепле буласыгыз килмәсә, кеше җаваплылыгын бүтән үз өстегезгә алмагыз. Таралыштык!” – диде.

“Әгәр чын янгын чыгып, кеше гомеренә куркыныч янаса, ничек инде дәшми торырга?” – дип уйлап куйдым ул чакта һәм кабат “Начар! Алай ярамый! Эгоизм!” дигән тамга суктым. Ә бит янгын сигналын кушу һәм хәрбиләрнең бу ситуациядә ни-нәрсә эшләячәген көтеп тору юкка гына эшләнмәгән.

“Кеше җаваплылыгын үз өстегезгә алмагыз”. Бу сүзләрне озак кына уйлап йөрдем. Күптән түгел мәгънәсенә төшендем...

Без һәрвакыт кемгәдер нәрсәдер тиеш. Бишлегә генә укырга, яхшы уку йортына керергә, егет кеше – машина йөртергә, кыз – ашарга пешерергә һ.б.,һ.б. Күбесе – борынгыдан килгән гадәтләр, яисә замана стереотиплары. Әмма “тиеш”нең күпчелек өлеше шул ук җаваплылык бит инде. Әйтик, кемдер синнән ярдәм сорый, син ризалашасың – һәм шул мизгелдән син “тиеш”. Кемгәдер ярдәм итү үзеңә дә авырлыклар китерергә мөмкин, вакытыңны, көчеңне сарыф итәсең, тик бу нәрсәләр берәүне дә борчымый. Ризалашкансың икән, син инде ярдәм итәргә “тиеш”.

Кеше үз тормышы өчен җаваплылык алырга теләмәсә – ул аны башка кешегә тапшыра. Ничекме? Ярдәм сорап. Мисал өчен, сиңа: “Кара әле, синең фәлән оешмада танышларың бар, безнең улыбызны шунда эшкә урнаштырырга булыш әле”, – дип мөрәҗәгать иттеләр ди. Әлбәттә, ихластан ярдәм итәргә омтыласың. Ә алар сиңа дәшкәндә ихлас иделәрме икән? Бераз уйлап, анализ ясап карасак, бу сорау бөтенләй башкача яңгырарга да мөмкин икәнлеген аңлыйбыз. Әгәр сиңа: “Безнең балабыз – өметсез, юньләп укымады, без дә артык борчылмадык, ә хәзер аңа эш кирәк, безнең хәзер дә борчыласы килми, менә шуңа аның тормышын сиңа тапшырабыз. Әгәр урнаштыра алмасаң, ояты, хурлыгы сиңа, без дә үпкәләячәкбез”, – дисәләр, ярдәм итәсезме? Юк шул! Сорауга җавап итеп башка сорау туачак: “Мин моны эшләргә тиешме әллә?” Тиеш түгел, әлбәттә. Шуңа аны башкача сорыйлар һәм ул чакта, еш кына, уйламыйча, “ярар” дип җавап кайтарабыз. Нәтиҗәдә, синең көчең мөһимрәк, зуррак эшләрне башкаруга китми, ә башкаларның эшләрен үз өстеңә алуга исраф ителә. Әйе, нәкъ менә исраф ителә. Алар моны үзләре дә эшли алалар иде бит. Әмма эшләмиләр, чөнки теләмиләр.

Нишләргә соң? Беренче чиратта, үзегез өчен “тиеш” булган төшенчәләрне билгеләргә. Мәсәлән, мин әти-әнигә ярдәм итәргә, гаепсезне гаепләмәскә, әйткән сүземдә торырга тиешмен. Мин шулай карар кылдым һәм беркем дә мине моның өчен гаепли, шелтәли алмый. Икенчедән, “юк!” дияргә курыкмаска. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, авыр булачак. Сине нинди генә уңайсыз хәлдә калдырырга тырышсалар да, төрле дәлилләр китерсәләр дә, “юк!” дия белергә һәм җилкәңә үрмәләргә маташучыга ирек куймаска кирәк. Күрерсез, бераздан ияләшәчәкләр. Ә син артык йөксез, үз юлың белән атлаячаксың.

Теге китап герое әйткән сыман, мин дә кеше өчен яшәмәскә һәм башкалардан аларның минем өчен яшәүләрен сорамаска тормышыма булган мәхәббәтем белән ант итәм.

 

Шәхси блогындагы әлеге һәм башка язмаларын укып, шулай ук үзе турында бирелгән мәгълүматлардан Гаязга бары тик 23 яшь кенә икәнлеген һәм шушы яшендә үк аның Казандагы “Абакус центр” дип аталган өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе икәнлеген белгәч шактый гаҗәпләндем. Блогның максаты – “300 көндә 1 миллион сум” диелгән. Мин дә үземә әлеге максатчан егет белән танышу максатын куйдым.

Гаяз Мөслим районы, Югары Табын авылында туып-үскән. Авыл мәктәбендә 6нчы сыйныфны тәмамлагач, әти-әниләре Гаязны һәм аның игезәк туганы Раязны Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей-интернатына күчергәннәр. Сүз уңаеннан, Гаяз үзенең игез сыңарын берничә тапкыр “абый” дип атап та гаҗәпләндерде үземне.

 

– Гаяз, әти-әниләрегез сезне нилектән калага җибәрергә уйладылар икән?

– Улларының иң шук вакытында, күчеш чорында яннарыннан чыгарып җибәрү карарын әти-әни бик авыр кабул иттеләр. Аларга да, безгә дә бик кыен булды. Шулай да абый белән тиз арада “шәһәрләштек”. Мөстәкыйльлеккә дә өйрәндек, лицейда фәннәрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге дә зурдан иде. Шулай итеп, үзем яшьтән үк кызыксына торган физикага һәм математикага чумдым. Республика, ил күләмендәге фән олимпиадаларында да көчемне сынап карадым.

– Бүгенге бик тә актив тормыш позицияңә караганда, бер дә китап корты, “ботаник”ка охшамагансың...

– Үсмер чактан ук җәмәгать эшләрендә бөтерелдем. Өч ел буе лицейның үзидарә советы президенты вазыйфасын башкардым. Шәһәр күләмендә үткәрелә торган чараларда оештыру эшләрендә һәм алып баручы сыйфатында да катнаша идем.

– Яшьләр хәзер һөнәрне бик кызык сайлый бит. Документларны берничә югары уку йортына тапшыралар, кайсына керә алалар – шул һөнәр иясе булмакчылар. Шундый абруйлы лицейны тәмамлаган Гаяз белән Раяз кай тарафка юл тоттылар инде?

– БДИны да төгәл фәннәр буенча тапшырдык та, Казан авиация институтына укырга кердек. Дөрес, абый бераздан укуын Чаллыда дәвам итәргә ниятләде. Мин Казаннан аерыла алмадым. Физиканы һәм математиканы баштанаяк чумып өйрәнү өстенә, студент тормышының барлык куанычлы мәшәкатьләре дә суырып алды үземне. Студактив, төрле концертлар, җәйге лагерьлар... Ә бик күп вакытымны ШТКга, ягъни Шаяннар, Тапкырлар Клубына бирдем. Әле өстәмә рәвештә педагогик белем алуга да ирештем.

– Гаяз, бүгенге эш урының – менталь арифметика үзәге директоры икәнлеген беләм. Ә менә менталь арифметиканың ни-нәрсә икәнен аңлатып та бирсәң икән.

– Менталь арифметика – акыл-фикерләү үсешен тизләтүче оригиналь система ул. Кечкенә балаларның иҗади, ишетү-күрү сәләтен, фәннәрдән өлгергәнлеккә омтылышын арттыра, хәтерен яхшырта, игътибар тупларга, тиз санарга өйрәтә. Гадәти мәктәп программасы күбрәк балаларның баш миенең сул як ярымшарын үстерә. Ә менталь арифметика баш миенең уң ярымшары үсешен тәэмин итә.

– Ни рәвешле менталь арифметикага кереп киттең соң?

– Очраклы рәвештә дисәк тә була. 2015 елда Мәскәүдә менталь арифметика үзәге ачкан танышларым Казанда да шундый курслар булдырырга тәкъдим иттеләр. Мин ул чакта математика укытучысы идем. Тәвәккәлләп тотындым һәм 2015нең август аенда беренче 15 баланы кабул иттек. Ике укытучы идек. Эш тәҗрибәсе булмаса да, беренче уңышларыбыз озак көттермәде: иң беренче дөньякүләм олимпиадада беренче өч урын да безнеке булды.

Берничә ел гына эшләсәк тә, еллап түгел, айлап-көнләп үстек, Аллага шөкер. Бүген безнең “Абакус Центр” дип аталган өстәмә белем бирү үзәгендә 70 бала укый. Төп үзәк Казанның Декабристлар урамындагы 89 “в” йортында урнашкан. Аннан тыш, башкалада 5 филиалыбыз бар, аларда 200 укучы белем ала. 5 төрле юнәлеш тәкъдим итәбез: менталь арифметика, йөгерек уку, шахматлар, телләр һәм робот техникасы.

– Ә укытучыларны каян аласыз?

– Укытучыларны да үзебез әзерлибез. Русиянең башка төбәкләреннән дә килеп укыйлар. Бездә белем алган кадрлар хәзер ил буенча меңнәрчә баланы укыталар. Эшеңнең нәтиҗәсе күренү бик сөендерә. Гыйнвар аенда менталь арифметика буенча 2нче республика олимпиадасы узды. Анда безнең балалар иң югары урыннарны яуладылар.

– Менталь арифметика бөтен вакытыңны ала дигәнрәк тойгы туа башлады әле миндә.

– Юк, аннан тыш төрле механизмнар, роботлар җыю белән дә шөгыльләнәм. Язгы каникулларда үзәктә робот техникасы белән бәйле өйрәнүләр оештырырга исәп. 5 көн дәвамында 40 дәрес бирәчәкбез, укучылар белән кызыклы бәйгеләр дә оештырачакбыз.

– Гаяз, шәхси блогыңдагы “1 миллион сум”га да ачыклык керт әле.

– Әлбәттә, блогның максаты акчада түгел. Бүгенге яшьләрнең бөтен вакытын интернет ала. Кызганыч, алар андагы бар мәгълүматны дөреслек итеп кабул итәләр. Ә бу һич тә алай түгел. Шулай ук интернетта татарча контент бөтенләй ярлы. Яшьләр вакытларын файдалы үткәрсеннәр, үз телебездә кызыклы мәгълүмат алсыннар дип яза башладым. Эш, бизнес, үзүсеш турында язам, фәлсәфи фикерләрем белән уртаклашам. Яшьтәшләрем уйлансыннар иде дим. Темалар күп төрле. Рәхим итегез блогыма, бергәләп сөйләшик.

– Интернет үзеңнең дә бөтен буш вакытыңны алмыйдыр дип уйлыйм?

– Эшкә дә, ялга да урын булсын өчен вакытны дөрес бүләргә өйрәнергә кирәк шул. Мин дә барысына да өлгерергә тырышам. Ял вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм, берәр тәмле әйбер пешереп үземне сыйлыйм, китап укырга яратам.

Менә нинди егет ул 23 яшьлек директор Гаяз Гыйльманов. Бер язмасында егет позитив фикерләү хакында уйлана: “Баш мие – инструмент. Аның функцияләре чиксез диләр. Тик аның белән безнең рухыбыз, җан идарә итә. Баш мие – прожектор. Рух – аны юнәлтүче кул. “Прожектор” һәрчак начарлык ягына борылырга гына тора: начар әйберләр турында уйлыйбыз, начар гадәтләрдән арына алмыйбыз. Аны яхшылыкка кире бору авыр, көч таләп итә. Көчне түгәсе килми, җиңел юлны эзлибез. Эшеңне сыйфатсыз эшләп, кичен сыра эчеп, дәүләтне сүгеп утырудан тормышың яхшылыкка үзгәрәме? Юк шул. Матур кинолар карагыз. Матур итеп сөйләшегез. Матур киенегез. Хыял-уйларыгыз да матур булсын...”

Шагыйрь сүзләре искә төште:

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса, үзем үзгәрәм...

Гаяз-егет дөньяны яхшы якка үзгәртүне үзеннән башлаган. Булдыклы егет, уңышлар аңа!

 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА.

Рәсемдә: Гаяз Гыйльманов укучылары белән.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев