Вареньелы пирог
Аш-су

Вареньелы пирог

Рецепт.

2 йомырка
3 стакан он
200 г маргарин яки атланмай
1 стакан шикәр комы
пычак очында ванилин
1 бал калагы разрыхлитель
200 г варенье

Майны җебетәбез һәм шуңа шикәр, ванилин, йомырка салабыз һәм болгатабыз.

Он белән разрыхлительны кушабыз һәм аз-азлап камырга салабыз.

Бик каты булмаган камыр ясыйбыз, ике өлешкә бүләбез һәм кечерәген 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Икенче өлешен майлы табага салабыз һәм тигезләп җәябез, өстенә варенье агызабыз.

Суыткычтагы камырны алып варенье өстенә угычтан уабыз.

Әлеге пирогны 20 минут газ мичендә пешерәбез.

Фото: https://vk.com/tatarshlari

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев