“Хәләл”нең дә була төрлесе
Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты Балык Бистәсе районында сәүдә нокталарында йөргәндә, азык-төлеккә үз белдеге белән “хәләл” тамгасы суккан эшкуарларны тоткан. Алар “халял” азык-төлек белән сату итүләре хакында товарларына гына түгел, игъланнар тактасына, витриналарга да язып куярга онытмаган.
Ә “хәләл” билгесе мөселманнарны гына түгел, башка диндәгеләрне дә үзенә җәлеп итә. Тик “хәләл” дигәнең һәрчак тиешле таләпләргә туры килмәскә дә мөмкин. Татарстанның кайбер сәүдә челтәрләрендә “хәләл” билгесе астында диндә тыелган азык-төлек белән сату итү очраклары да булды. Ул хакта сораша башлагач, эшмәкәрләр, белмәдек шул, белмәдек, дип җилкә сикертәләр. “Хәләл” стандарты буенча комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз хәзрәт Баһаветдинов әйтүенчә, шуңа күрә районнарда аңлату эшләре алып барыла. “Хәләл” тамгасы ул – теркәлгән товар билгесе. Безнең система “Росстандарт”та теркәлгән. Комитетның “хәләл” тамгасын үз белдегең һәм үз теләгең белән куллану дөрес түгел, – ди Илгиз хәзрәт. – Аның ике юлы бар: йә билгене бөтенләй алып куярга, йә чыннан да хәләл белән сату итәргә. Кулланучыны алдау килеп чыкмасын, чөнки кеше андый билгене күргәч, монда гел хәләл ризыклар гына, “Хәләл” комитеты күзәтүендә эшчәнлек алып баралар икән дип уйлый башлый. Ә дөреслектә комитет андый кибетне күзәтү түгел, аның барлыгын да белми. Республикада сертификатлашу үткән кибетләр бар. Безнең белгечләр аларда була, ризыкларны контрольдә тота”.
Яңа гына сәүдә эшенә керешкән эшкуарларның бөтен нечкәлекләрне белеп бетермәве дә ихтимал. “Хәләл” стандарты комитеты ниндидер җитешсезлекләрне ачыклаган очракта да аларга җәза бирә алмый, штраф та салмый. Сертификатлаштыру үтегез, дип мәҗбүриләү дә алар вәкаләтенә керми. Бары тик ул тамганы куллану өчен сертификатлаштыру процедурасы үтәргә кирәклеген генә кисәтәләр.
Аңлату, чыннан да, комачауламый. Кайбер балык ризыкларына, йогыртларга эмульгатор – кармин (E120) матдәсе кушыла. Ул исә бөҗәкләрдән эшләнә. Ә шәригать буенча аны мөселманнарга ашау тыелган. Желатинлы азык-төлек тә шул ук исемлектә. Кыскасы, сәүдәгәргә дә, кулланучыга да игътибарлы булырга кирәк.
Фото: https://pixabay.com | Willem67
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев