Катя – Кэт – Кәтибә
Язмыш адәм баласын туып үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип уена да китермәгәндер.
1941 елның җәе. Катя бу вакытта Николаевск өлкәсенең Николаевск мәктәбендә балаларга белем бирә. Кыз өенә, әти-әнисе янына җәйге каникулга кайта. Әйе, бар да тыныч, бар да әйбәт төсле тоела. Кинәттән илгә югалтулар, күз яшьләре китергән 1941 нче елның 22 июнь таңында, Зур Сорочинцыда митинг оештырыла. Җирле халык дошманга нәфрәт, яшәгән җиренә ватанпәрвәрлек хисләре әйтеп калырга ашыга. Яшь егетләр, өрлектәй ирләр, җыеннан соң җигүле атларга төялеп, яу кырына юл ала. Сталин әмере нигезендә, Советлар Союзының һәр гражданы, төрле сәбәпләр аркасында кая да булса киткән икән, кичекмәстән, боерык чыккан көннән сугышка кадәр башкарган хезмәт урынына кайтырга тиеш. Екатерина да, әмергә буйсынып, Николаевск өлкәсенә ашыга. Ләкин аңа яраткан шәкертләре белән бары ун гына көн аралашырга туры килә, гомуми эвакуация башлана. Кибетләр ябык, Гитлер гаскәрләре якынайганнан-якыная.
Аш-су хәстәрләү өчен тоз кирәккәнлектән, 15 чакрымдагы бистәгә бара. Шау-шуга борылып караса, артыннан мотоциклларда автомат-пулеметлар белән коралланган немецлар ротасы куып җитә.
Алда җиңел машинада баручы офицер шоферына туктарга ым ясый һәм урысча вата-җимерә якындагы хуторның кайдалыгын сорый... Берничә көннән Николаевскига да, машиналарга төялеп, үзләрен Җир шары белән идарә итәргә яралган милләт дип санаучы Гитлер көчекләре килә. Безнекеләр күптән чигенгәнгә күрә, бәрелеш, кан кою күзәтелми.
Катяга һәм тагын ике хатын-кызга аптеканы җыештырырга, юарга кушалар. Чистарып, пакьләнеп калган бинага немецлар атларын урнаштыралар. Алар партизаннарга бәйлеләрне эзли башлыйлар. Кызлар яшәгән фатир хуҗасы, кызыл партизан булу сәбәпле, урмандагы көрәштәшләре янына китүне кулайрак күрә. Екатерина таң алдыннан яки төн уртасында фатир хуҗасына ризыклар ташый. Әлбәттә, әлеге гамәле өчен үлем янаганлыгын төшенә ул... Гитлерчылар партизаннар яклыларны, элемтәгә кергәннәрне хөкемсез-нисез асалар.
...Урак өсте. Немецлар халыкны урып-җыюга куалар. Көшелләрдәге гәрәбәдәй икмәкне Германиягә озаталар. Фашистлар Полтава өлкәсен дә басып ала. Кендек каны тамган җирендә, үз ягында яшәү максатыннан баскыннар комендатурасыннан ничек кирәк алай рөхсәт язуы алып, иптәш кызы белән сәфәргә кузгалалар. Юл тутырып фашист конвойлары, ияк кагуга ботарларга әзер бозау кадәрле овчаркалар ярдәмендә, әсирлеккә төшкән безнең солдатларны сак астында алып баралар.
Покрау бәйрәме чоры. Тирә-якта җыелып бетмәгән яшелчәләр күренгәли. Ач мәхбүсләр ачлык өянәгенә чыдый алмыйча, йөгереп сафтан чыгалар да кабак, чөгендерләргә үреләләр. Баштанаяк коралланган сакчылар аларның башына автомат түтәсе белән суга, этләрен өстерә, тора алмаганнарын ата. Тузанлы канлы юлда үлекләр түшәлеп кала. Шулай итеп, җиде тәүлек эчендә туксан чакрым араны җәяүләп, көч-хәл белән, туган өенең капкасын ачып керә кызыбыз. Күп тә үтми, Зур Сорочинцыда да баскыннар хакимлек итә башлый. Үзләре белән фрицлар кулына төшкән совет хәрбиләрен дә алып киләләр. Тышта ноябрь башы, яңгыр аралаш кар ява. Безнең әсирләр юка киемнән, өшиләр, ачык ындыр табагында төн чыгалар. Яралыларның ыңгырашуы, ярдәм итәргә мөмкинлек юклык җанга кызгану, палачларга карата нәфрәт хисләрен дөрләтә. Шул керфек какмый төн уздырган мизгелләрдә әсирләрнең соңгы җылы киемнәрен салдырып алган тук чырайлы, уң кулының имән бармагын автомат күрегенә басарга әзер торган фашист һаман хәтергә килә...
Хутордагы 720 сыерны да Германиягә озаталар. Чират кешеләргә җитә. Комендант барлык аягында йөри алганнарны немецлар урнашкан мәктәп каршындагы мәйданчыкка җыярга боера. Халыкка, Алман җирендә сезне оҗмах, муллык, ирек көтә, дип алтын таулар вәгъдә итәләр, Гёте, Гейне иленә барырга кыстыйлар, үгетлиләр. Бары тик ун гына кеше теләктәшлек белдерә. Билгеле ки, әлеге күренеш илбасарларга ошамый. Берничә көннән яше җитмәгәннәрне, балигъ булмаганнарны ябык вагоннарга төяп, Германиягә җибәрәләр.
Ачы язмыш Екатеринаны да, рөхсәтен сорамый-нитми, Алман иленә алып китә. Германиядә аларны махсус тарату-билгеләү үзәгендә, төрлесен төрле хуҗага өләшергә телиләр. Таза гына бәдәнле урта яшьләрдәге немец бае берничә яшьрәк, хәллерәк егет-кызларның кул-аяк мускулларын тотып капшап карый, тешләрен күрсәтүне сорый, күңеленә хуш килгәннәрне шәхси фермасына эшкә ала. Байны барысы да граф дип йөртәләр. Нигездә, җәен кырда, бакчада, кышын сыерлар фермасында тир түгәләр. Эшнең барышын, план үтәүне, хезмәткә карашны графның надзирательләре күзәтеп тора. Кулларында сыгылмалы таяклар. Аның белән суксалар, сыгылып-бөгелеп төшеп, өнсез каласың. Бердәнбер таңда кол-хезмәтчеләрне сафка тезгән чакта көтелмәгән-уйламаган хәл күзәтелә. Граф Катеринага төбәлеп карап тора да, күкрәк кесәсеннән сурәт алып, аны Катяга суза. Иң гаҗәбе шунда: граф биргән фотодагы немец кызын Екатеринаның игезәге диярсең – гәүдәсе дә, йөзе дә, чәч-күзләре дә ике тамчы судай охшаган... Граф карточкада сурәтләнгән сөекле кызының исеме Кэт икәнлеген, аның хәзерге вакытта хәрби заводта эшләгәнлеген хәбәр итә. Тәрҗемәче аша шулай ук моннан соң украин кызы Катяны Кэт дип йөртәчәген әйтә, һәм бер надзирательгә дә аны урынсыз рәнҗетмәскә кирәклеген искәртә.
Өстендә тишкәләнә башлаган күлмәк, аякта агач табанлы башмаклар. Атнага бер буханка ипи, бер айга бирелгән 200 грамм маргарин, чери башлаган бәрәңге, эчәргә – аертылган сөт. Алман иленең төрле шәһәрләрендәге завод-фабрикаларында бил бөгүче поляк, француз, болгарлар исә мондый ашамлыктан да мәхрүм, алар дистәләп, йөзләп ачлыктан кырыла. Туган яктан сыңар хәбәр алуны ялгыш кына да уйга кертергә ярамый.
Тора-бара күк йөзендә түбәннән очкан кызыл йолдызлы совет самолетлары күренә башлый. Фронттагы хәлләрдән хәбәрдар граф, гаиләсен алып, юкка чыга. Көтмәгәндә баракка вудаж-бригадир килеп керә. Ул кул астындагыларга яңа савылган ике чиләк сөт, коштабак белән пешкән ит, биш буханка ипи алып килергә әмер бирә. Немецларның юмартлыгына ияләнмәгән кол-хезмәтчеләр беренче тапкыр туйганчы тамак туйдыралар. Шул вакыйгадан соң надзирательләр башка күренмиләр. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә кызлар саф һавага чыгалар. Ә каршыга исә велосипедларга атланган ике солдат килгәнлеге күренә, танклар,хәрбиләр колоннасы уза. Велосипедтагы солдатлар, елмаеп: “Кызлар, Җиңү! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!” – дип кычкыралар. Кызлар, билгеле, ут капкандай, шатлыклы хәбәр китерүчеләр кочагына атыла.
Менә, ниһаять, Екатерина Зур Сорочинцыга кайтып җитә. Аллага шөкер, әти-әни исән-имин, авылның исә исеме генә имин калган диярлек. Тормыш авыр, азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Кызны Көнбатыш Украинаның Тарнопольск өлкәсенә мәктәпкә эшкә билгелиләр. Анда хезмә итү дә, яшәү дә куркыныч. Мөстәкыйль Украина дигән сүзләр астында бандерачылар, бульбашлар, башка бандалар совет кануннарына, тәртипләренә буйсынмыйлар. Катерина биредә өч ел рус теле укыта. Өй стеналарында, коймаларда коммунистлар партиясенә, комсомолга, Сталинга каршы эчтәлекле листовкалар, өндәмәләр ябыштырылган. Мондагы коммунистлар авыл советы оештыралар. Авыл советы башлыгы итеп сайланган хатынны бандерачылар шул көнне үк җәберләп үтерәләр. Комсомолка икәнлеген исәпкә алып, бандитлар, кичкырын, милиция киеменнән Катя торган фатирга бәреп керәләр һәм кырыс рәвештә кисәтеп, болай диләр: “Укытуыңны ташламасаң, чиркәүгә йөрмәсәң, комсомолдан ваз кичмәсәң, мөстәкыйль Украина азатлыгы өчен көрәшмәсәң, сине дә Полина язмышы көтә!” Ә Полина исә – утыз яшьләрдәге хатын-кыз, коммунистлар яклы. Бандитлар аны өеннән кырга алып чыгалар. Урман янәшәсендә генә кайчандыр бай яшәгән иске йорт, ишегалдында подвал, кое. Башкалар гыйбрәт алсын, нәрсә көткәнен белсеннәр дип, Полинаның башын кисеп коега ыргыталар... Кыз ярдәм сорап, ун чакрым ераклыктагы НКВД гарнизонына бара. Гарнизон командиры бандитларны эзәрлекләргә, кулга алырга дип җибәрелгәннәр арасында Екатеринаның булачак ире, фронтта берничә тапкыр яраланып, НКВД органнарына күчерелгән старшина, татар егете, Татарстан бөркете Хәсәнов Лотферахман Гали улы да була. Утны-суны кичкән ике гашыйк кавышалар, 1949 елның апрелендә язылышалар. Шул ук елның апрель азагында старшина Лотферахман Хәсәнов, хезмәтен тәмамлап, туган авылы Яңа Иштирәккә кайтып төшә. Уку елы тәмамланганнан соң Катя да Татарстанга юнәлә.
Каенана белән дә уртак телне тиз таба. 1949 елның октябреннән Яңа Иштирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Украинадан Яңа Иштирәккә кайтканда, туып үскән җире төсе, истәлеге булыр дип, ике алмагач үсентесен дә алырга онытмый...
Яңа Иштирәктә мулла чакыртып никах укыталар. Украин кызы Катерина сабыр, чибәр, мөлаем Кәтибәгә әйләнә дә куя.
Сугыштан соң Лотферахман авыл советы рәисе, умартачы вазифаларын намус белән башкара. Авыл халкы аның оста мичче икәнлеген дә онытмый. Кәтибә ире белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Хәсәнов Лотферахман Гали улы – Дан, Кызыл Йолдыз, “Батырлык өчен” һәм башка орден-медальләр кавалеры һәм яу кырында яраланган мина ярчыгы аркасында 1972 елда бакый дөньяга күчте...
Кәтибә апа – минем яраткан укытучым! Пушкин теленең гүзәллеген, Лермонтов шигъриятенең бөеклеген, Есенин лирикасының кабатланмаслыгын мөгаллимәбез ирештерде безгә! Ә Катя апа алып кайткан алмагач үсентеләре Яңа Иштирәк туфрагын үз итеп, мул җимешле алмагачлар булып җитештеләр.
Кызганычка, Катя – Кэт – Кәтибә арабызда юк инде. Укытучым, украин кызы Кәтибә апа минем күңелдә якты бер хатирә булып саклана. Әлеге язмам, шулай ук, яудан исән-имин кайтып, инде арабыздан киткән әтиләрнең, бабайларның да рухына дога булып ирешсен иде!
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев