Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Сәхнәгә дога укып чыгам

Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.

– Бүген сәхнәдә нәфис сүз сән­гате бармы әле?

 
– Классик концертлар юнәле­шен генә алсак та, әлеге жанр осталары бик аз. Дөрес, алып баручылар шактый, ә менә нәфис сүз остасы дигәннәре бармак белән генә санарлык. Мин – музыка белгече, лектор. Хәзер бу белгечлекне әзер­ләүче мәктәп юк дисәң дә, ялгыш булмас. Казан консерваториясендә лектор эш­чәнлеге буенча лекция­ләр курсы бар барын. Ә концертны алып баручы һөнәрен үзең үзләште­рергә туры килә. Шәхсән үзем шулай эшләдем дә. Миңа Россия­нең атказанган артисты Светлана Захарова, Казан консерваториясе профессоры Георгий Кантор үрнәк булды. Алар симфоник оркестр концертларын алып баралар иде. Ул вакытта оркестрны Фуат Мансуров җитәкләде. Мин аларның бер генә концертын да калдырмадым. Дөрес, сәхнәгә икенче Кантор, йә булмаса Захарова кирәк түгеллеген дә аң­лыйм. Акрынлап үз образым, стилем, үземнең тамашачы белән аралашу алымы барлыкка килде.

 
– Нәфис сүз сәнгате остасын әзерләү мәктәбе бетте, дидегез. Бу татар сәнгатенә генә кагыламы?


– Мисалга Мәскәү концертларын да алырга була. Бик яхшы алып баручылар бар. Ләкин күбе­се – актерлар. Алар әзер сценарий буенча эшли. Ә нәфис сүз остасы, гадәттә, ул – музыка белгече, үз чыгышы өчен үзе җаваплы. Димәк, без – сценарий язучы да, үз-үзебез­гә режиссер да, артист та.


– Классик концертларга тамашачыны җәлеп итү авыр түгелме?


– Мин хезмәт итә торган Анатолий Шутиков җитәкчелеген­дәге халык уен кораллары оркестры тамашачыга беркайчан да кытлык ки­чер­мәде. Соңгы вакытта оркестрга карата кызыксыну тагын да арт­ты, дияр идем мин. Мөгаен, тор­мышлар авырлашкан саен ке­шенең җан җылы­сы­на, рухи азыкка талымлылыгы арта торгандыр.


– Нәфис сүз осталарына кытлык булса да, алып баручыларга кытлык юк бездә. Җырчылар үз концертларын үзләре алып барырга күнегеп китте. Андый алып баручыларда Сез нинди җитешсез­лек­ләр күрәсез?


– Миңа калса, Казанда нечкә юморга ия булган алып баручылар юк. Юмор бит ул – кеше көл­дерү генә түгел, уйланырга мәҗ­бүр итү дә. Ә бездә көлдерү һәм шуның өчен затсызлыкка, мәгъ­нәсез сүзләргә кереп бату күре­неше күбәйде. Шәхсән үзем моны кабул итә алмыйм. Татар филар­мония­сендә Иосиф Коб­зонның концертлары булган иде. Аның концерт программасын мин алып бардым, ә менә җырлар арасында ул үзе дә конферансье ролен үтәп алды. Мин аның шулкадәр нечкә юморга ия булуына шаккаттым. Баксаң, халыкны көлдерәм дип шамакайланырга, тозсызланырга да ки­рәк­ми икән. Берара зал һәр­бер сүзеннән яшь аралаш көлә башлады. Тамашачы чын мәгънә­сендә ял итте ул кичтә.


– Бу һөнәр үзегезне кай ягы белән җәлеп итте?


– Кечкенәдән сүзнең тәэ­сирен аңлап үскәнгә, әлеге юлга кереп киткәнмендер. Әнием Сәй­дә абыстай Аппакова – менә дигән оратор, халыкны үзе артыннан ияртә торган кеше. Аның күп сыйфатлары, бәлкем, кайбер кешеләргә ят кебек тә тоеладыр. Әмма әнием – эшләгән һәрбер эшен Аллаһ ризалыгы өчен дип башкара торган кече күңелле, кешелекле кеше. Хәтта кайбер гамәлләрен үзем дә кабул итә алмыйм. Әйтик, подъездыбыз, бас­кычлар пычранып китә икән, чүпрәк, чиләк күтәреп чыгып, ялт итеп юып куя. Бу эшеннән кимсенми дә, әҗерен дә көтми. Мин исә дәрәҗәңне төшерәсең, дип әйткә­лим. Әлбәттә, әни миңа үтемле итеп җавап кайтара. Аннан диварлар­ның купшакланып, буяулары кубып беткәнлегенә пошына башлый һәм көннәрдән беркөнне берничә банка буяу алып кайтып, матур итеп буяп куя. Без яшибез ич монда, ди сораулы карашка каршы. Шушындый мохиттә үсеп, сәнгать юлын сайламасам, гайре табигый булыр иде, мөгаен. Укытучым Зөл­фирә Салиховага рәхмәтем зур. Ул мине әле укыган чагымда ук, җитәкләп диярлек, филар­мо­ниягә алып килде. Шулай итеп, 1996 елдан бирле филармониядә эшлим. Иң әүвәл концерт бригадасы белән мәктәптән-мәктәпкә йөреп, нәз­берек тамашачы – бала игътибарын җәлеп итәргә өй­рәндем. Аларга җитди темаларны да гади итеп аңлатырга өй­рән­гәч, зур залларны тотуның авырлыгы сизелми дә.


– Сәйдә апа Сез катнашкан концертларны карыймы? Эше­гезгә нинди бәя бирә?


– Әни күбрәк татар концертларына, Рөстәм Яхин исемендәге фестивальгә йөри. Ә мин оркестрда эшләгәч, рус чараларын да алып барам. Шуңа әни бөтен концертларны да карый дип әйтә алмыйм. Тәнкыйтьләгәне юк. Ул минем һәр чыгышка җентекләп әзер­ләнгәнемне белә инде. Хәер, әни өйдә бик сирәк тора. Ул минем белән беррәттән диярлек үз юнәлешендә гастрольләргә йөри.


– Бүген татар телен саклау – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Бу җәһәттән филармония нинди өлеш кертә ала?


– Әйтеп киткәнемчә, Шутиков оркестрында эшлим. Бу оркестр нигездә русча концертлар бирә. Элек татар классик музыкасы концертларын да әзерли идек. Әйтик, Тукай туган көненә гала-концерт була иде. Оркестр бит үзенә тамашачы әзер­ләде, аның концертлары беркайчан да буш залларда үтми. Татарча программа белән дә үзенә даими тамашачы әзерли алачагына иманым камил. Музыка исә – телне өйрә­нүдә дә, белемеңне ныгытуда да иң үтем­ле чара. Шул ук мәктәпләр белән милли музыка юнәлешендә эшне башлап җибәрергә була. Миңа калса, кемнеңдер безнең өчен нидер эшләп биргәнен кө­тәр­гә кирәкми, барысы да үзе­бездән тора. 2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ител­гән иде. Менә шул елны, әлеге оркестрга кушылып, төрки дөньяның әйдәп баручы солистлары чыгыш ясады. Ә бит безнең барыбызны да бүген бер үк мәсь­әләләр борчый. Гадәттә аларны бер­гә-бергә хәл итү җиңелрәк. Ди­мәк, мәдәни яктан да уртак проект­ларның булуы, берлә­шүе­без кирәк.


– Сәхнәгә чыкканда, аерым бер ышану-ырымнарыгыз бармы?


– Аяк киеменә тәңкә салу кебек йолалар минеке түгел. Ир­тәм намаз белән башлана, сәх­нәгә дога укып чыгам – шул җи­тә. Тамашачыга  аңа синең ихлас­лыгың, хисләрең кирәк. Аннан бер адым алда бару мәҗ­бү­ри. Син халыкка тәмле әйбер татыткандай, артист, йә булмаса оркестр турында ул белмәгән мәгъ­лүматларны җит­керә ала­сың икән, димәк бу кичтә син – ияртүче, тамашачы иярү­че була. Моның өчен исә җитди әзер­лек сорала. Сәхнәгә беркайчан да әзерләнмичә чыкканым юк.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев