Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

"Туфан драматург булып танылганчы, мин артистка булып танылган идем инде"

Ул кунакны көязләнеп, матурланып көтә. Килешле күлмәк, матур эшләпә сайлаган, йөзе якты, карашы нурлы һәм моңлы... Ишектән күренүгә, такмак әйтә. Беренче мизгелдә үк кешенең холкын сизеп ала икән... Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова 80 яшьлеген бәйрәм итә. Гомер бәйрәмендә гадәттә артка карап шөкер итәсең, йомгак ясыйсың. Нәҗибә апа күңеленнән рольләрен барлады, кайсының сүзләрен исенә төшерде, кайсын яшәп күрсәтте...

– Нәҗибә апа, Сезне тамашачы артист буларак бик җиңел күтәрелгән дип исәпли. Бу чыннан да шулаймы?

 
– Читтән караганда шулайдыр. Ләкин тамашачы Нәҗибәне таныганчы, җиде кат тир түгелде. Мин сәхнәне яратам дип әйтү генә аз. Сәхнә – бөтен барлыгым, булмышым ул... Әле укып бетергән генә кызга Аяз Гыйләҗевнең “Көзге ачы җилләрдә” әсәрендә Гандәлиф ролен тапшырдылар. Үзәк роль иде ул һәм мин пьесаны кулга алып укый башлаганда ук, Гандәлиф идем инде. Нәҗибә түгел! Гадәттә спектакль режиссер белән артист­ларның өстәл янына җыелып әсәр­не күмәкләшеп укуыннан башлана. Беренче уку вакытында ук мин ролемне ятлап бетерәм, сәхнәдә репетиция башланганда, мин инде әзер булам. Күтәрелү артында тырышлык ята. Бик зур тырышлык. Кайберәүләр тумыштан килгән сә­ләт ул, диләр. Алай гына түгел. Сә­ләтне аны үстерә белергә дә кирәк.

 
– Ширияздан Сарымсаков, Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчән­тәев... Сез нинди генә режиссер белән эшләмәгән! Ә шулай да, минем режиссерым дип кайсын атыйсыз?


– Берсенә дә бәя бирмәдем, каршылык күрсәтмәдем. Һәр­бер­сенә ышана һәм буйсына идем. 1961 елдан бирле сәхнәдә, уйлап баксаң, үзе бер гомер бит. “Ту­кай”­да (Ә.Фәйзи) Әминәне уйнап башланган юл. Аның режиссеры Михаил Гладков булды. Аннары Габдулла Йосыпов Гандәлиф ролен бирде. Шул ук елны... Шушы рольдән соң мине урамда таный башладылар. Яшь, чибәр авыл кызларын уйнадым. “Чаткылар”да (Таҗи Гыйззәт) – Маһисәрвәр ди­сеңме, “Тормыш җыры”нда (Мир­сәй Әмир) – Фатыйма... Тагын биш елдан театрга Марсель кайтты. Ул мине уттан алып суга салды инде. Бер-берсенә охшамаган рольләр китте. “Американ”да (Кәрим Тинчурин) – Мәйсәрә, “Фигароның өйләнүе”ндә (Пьер Бомарше) – Розина, “Зифа”да (Нәкый Исәнбәт) – Зифа... Алтмыш яшьләр тирәсендә Марсель “Йөрәк маем”ны куйды. Нәҗибә, син шпагатка утырырга тиеш, ди. Cтудент чагымда шпагатка утырырга өйрәнгән булсам да, шактый вакыт узган бит инде. Алай да режиссерга ышанып, шпагатка утырдым. Менә буйсыну ничек була ул! Әгәр хәзер дә берәр роль биреп, колгага үрмәлә дисәләр, һич шикләнеп тормыйм, үрмәлим (рә­хәтләнеп кеткелди). Марсель – мине иртә картайткан режиссер да. 36 яшемдә мин инде, париклар киеп, карчыкларны уйный идем. Фәрит белән дә матур гына эш­ләдек. Дөрес, безнең буын артистларына Фәриткә җайлашу, аның алымын кабул итү авыррак булды. Миңа Марсель темпераментыннан соң, Фәритнең тышкы тынычлыгына ияләшү җиңел булмады. Рольләргә ябышып ята, эзләнә идем. Кайбер чакта юктан бар ясаган рольләр дә булды. Җен-пәри дә булып чыктым, котчыкмалы әшәке кеше булып та. “Гөргөри кияүләре”ндә керәшен карчыгы булып чыккач, сәхнә артына кереп, Сез бит керәшен дә түгел, ничек шулай оста килеп чыга соң ул, дип сораганнары булды. Үзем дә аптырыйм мин аңа. Шулай килеп чыга иде инде...


– Бер әңгәмәдә Марсель – татар милләтенең бәхете ул, дигәнсез.


– Ничәнче еллар булды икән ул? Хәер, кайчан әйтелсә дә, сүземнән кире кайтмыйм. Марсель – кыюлыгы белән каршындагы бөтен киртәләрне шатыр-шо­тыр җимереп бара торган шәхес. Нинди генә формалар уйлап тапмады ул. Спектакльләрен кабул итмәгән чаклар да булды. Ләкин Марсель чигенә белми иде. Хәзер шул спектакльләр – театрның энҗеләре. Актерлар белән ничек кенә эшләмәде! Чарлады, һәрбе­ребезнең нинди дә булса бер ачылмаган ягын күреп, ача белде.


– Туфан абыйның “Миләү­шәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясендәге Миләүшә ролен 30 елдан артык уйнагансыз. Сезнең өчен бу – нинди роль?


– Миләүшә ул – минем язмышым. Анда безнең буын кичергән бөтен әйбер дә бар. Туфан аны бик дулкынланып язды. Мин уйнамадым, чөнки Миләүшә ул – мин инде... (Миләүшә роле өчен Нәҗибә Ихсановага 1998 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла. Беренче спектакль 1968 елда чыга – ред.)

 
– Туфан абый Нәҗибәсе өчен махсус рольләр язган, аны Туфан күтәргән, дип тә сөйли­ләр.


– Шулай сөйлиләр шул. Әмма Туфан драматург булып танылганчы, мин артистка булып танылган идем инде. Без икебез дә әзергә килмәдек, икебез дә тырышлыгыбыз белән төптән күтәрелдек. Аннан, минем өчен сәхнәгә Туфан чыкмады бит, үзем чыктым. Тамашачымны үзем яулап алдым. Ә менә Нәҗибәсе өчен роль язган, диюләрендә дөреслек бар. Кайсы рольләргә гел минем төс-битне сурәтләп бирә, кылыч борынлы ерык авызлы дип яза иде. Бер спектакльдә миңа дип язылган рольне башка кешегә бирделәр. Үпкәләмәдем. Режиссерлар миңа игътибарсыз булды дип тә әйтә алмыйм. Камал сәхнәсендә 100дән артык роль уйнаганмын, әле дә уйныйм. “Зәңгәр шәл”дә массада чыгам. И, ул халык булып чыгуның иркенлеге!.. Кайчак, артыгын туарылма дип тә әйткә­лиләр... Үзең Римзил Вәли минем хакта 300дән артык роль уйнаган дип язган, дисең ич. (Римзил Вәли: “Сәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60-70 яшьләр кү­ренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могҗиза” – ред.) Римзил бераз арттырырга ярата инде ул, бәлки шулайдыр да. Мин бит телевизион спектакль­ләрдә дә, башка сәх­нәләрдә дә уйнап йөрдем. Хәзер хәтер хыянәт итә шул, сөйләп кенә ләй бирер идем дә...


– Туфан абый да, Сез дә – темпераментлы, характерлы ке­шеләр. Тормышта төрле авырлыклар килеп чыкканда, ничек хәл итә идегез?


– Без аңлашып яшәдек. Аның тормышымда булуы гына да миңа бик зур ярдәм иде. Ләкин беркайчан да, Нәҗибә, мин сиңа ярдәм итәм дип, күрсәтеп эшләмәде. Ул – ышаныч тудыра белә торган сирәк зат. Төрле чак булды, мине көн­ләштерергә дә тырыштылар. Төр­ле сүзләр килеп әйтәләр иде. Чынга алмадым берсен дә. Бәлкем аңа минем ышануым ярдәм булгандыр. Тимәдем мин аңа, иреген кысмадым. Бер-беребезгә тагылып йөрмәдек. Авылга кайтып язам дисә, мин дә кайтам дип чәт­нәп тормадым. Җыен дисә, бер­сүз­сез ияреп чыгып китә идем. Ләкин бик еш икебез ике якка чыгып китә идек. Мин – гастрольләргә, ул – очрашуларга. Шулай яшәдек. Бала багарга вакыт та булмады.


Туфан миңа мөкиббән иде, мин моны курыкмыйча әйтә алам. Ул минем сәхнәдәге эшемне кабул итте. Әнә шул кабул итүне сизү дә сәхнәдәге адымнарымны тагын да ныграк иткәндер, күрәсең.


– Нәҗибә апа, заманында “Өмет” газетасында авылыгыз турындагы истәлекләрегезне бастыргансыз. Туфаннан узып, зур газеталарга бирә алмыйм, монда чыгармассыз микән, дигәнсез...


– Туфанның тәнкыйтеннән шүрләгәнмендер инде (көлә – ред.). Мин – Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылыннан. Бер генә урамлы, табигате, кешеләре белән гаҗәеп матур иде минем авылым. Аның сүнүе, юкка чыгуы үзәкләремә үтте. Язучылар белән бер баргач, кылганнар арасында менә бу урында – безнең йорт, арырак – фәләннеке дип, күр­сәтеп йөрдем әле. Читтән исәр­лек кебек күренгәндер инде... Әмма ул калкулыклар гади туфрак өеме түгел, безнең йорт­ларның нигезләре иде. Авы­лым­ның югары очында да чишмә тибә, түбән очта да... Мөгаен, сагынуымны басар өчен язганмындыр мин аны. Соңрак китабыма да керде истә­лекләр. Менә шул бәләкәй авылдан Әзһәр белән (Әзһәр Шакиров – Татарстанның халык артисты) яланаяк, университетка дип чыгып китеп, театр училищесына килеп кергән ке­шеләр без...


– Артист булмасагыз, нинди һөнәр сайлаган булыр идегез икән?

 
– Барыбер шуңа якын һөнәр сайлаган булыр идем. Үземне белгәннән бирле театр уйнадым. Авыл мәктәбендә күтәртеп сәхнә ясый һәм халыкка “Беренче те­атр”ын да, башкасын да куя идек. Анда безне режиссер да, өйрәтүче дә булмаган инде. Халык алдына чыгу – зур батырлык ул. Үзеңнең куркуыңны җинеп чыгасың бит анда. Сәхнәгә чыга алган һәм анда яши алган батырлыкка орден би­ре­лергә тиеш дим мин. Җиңел тү­гел ул. Җитәкче булып эшли алмас идем, иҗади һөнәр сайлар идем. Миңа иркенлек кирәк. Кайвакыт, ничек артист һөнәрен сайладың, дип тә сорыйлар. Мин сайламадым. Һөнәр үзе мине сайлады...


– Кызыгыз Әлфия апа да, оныкларыгыз да артист юлын сайламаган.


– Юк, юк. Минем үзәккә үткәнне күреп үстеләр бит. Әлфиядә Туфан холкы анда. Данияр да артист һөнәреннән ерак, Диләрә күңе­лендә артистлык бар, ләкин ул да башка юлны сайлады.


– Сездән көнләшәләр идеме?


– Усал көнләшүне сизмәдем. Көнләшкән, усаллашкан кеше белән дә уртак тел таба белдем. Җае табыла, арадагы бозлар эри иде инде. Җан дуслар без, дип тә сөйлиләр бит инде, әйеме. “Җан дус” дигән әйберне мин бик үк аңламыйм. Җан дус була алмый ул. Кешеләр бер-берсенә берара якыная, берара ерагая. Бу – тормыш кагыйдәсе. Шуңа күрә, җан дус дип сайлаган кешеңә, ерагайгач, үп­кәләмисең дә. Бездә уйлаганны йөзгә бәреп әйтәләр. Миндә дә шул гадәт бар. Болай яшәгәндә иркенлегең кысылмый, җаныңа боз катмый инде. 
...Беләсеңме, курыкмыйча, үземне бәхетле дип авыз тутырып әйтә алам. Бер очыннан икенче очы күренеп торган кечкенә генә авылда туган бала нинди зур сәхнәдә уйнап, ника­дәр кешенең яратуын яулап алсын инде?! Менә син дә, хөрмәт белдереп, чәчәк­ләр күтәреп килгәнсең бит әле. Бүген минем туган көнем. Бөтен якыннарым, кызым, сеңлем яным­да. Туфан үз куллары белән салып калдырган, аның рухын сеңдергән йортта сиксәнне тутырдым. Миләү­шәнең тагын бер туган көне бүген...

Әлфия Миңнуллина:


– Театрда үскән бала булсам да, сәхнә мине тартмады. Миндә әнидәге кебек феноменаль хәтер дә юк. Әнинең аның рольгә кергәндә файдалана торган үзе генә белгән алымнары бар. Бер мисал китерим әле. Әни текстны тиз ятлый. Улым Даниярга беренче сыйныфта укыганда Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмасыннан өзек ятларга биргәннәр. Ятлата алмыйбыз гына бит. Хәлдән тайдык инде. Ятламый, йә сүзләрен алмаштырып сөйли, йә оныта. Ахыр чиктә Данияр елый башлады, мин кушылып еларга җитештем, кызым Диләрә аптырып карап тора да, көлә башлый. Шушы мәшхәр вакытында әни килеп керде. Ник улымны елатасыз, ди, кырыс итеп. Шигырь ятлый алмый бит, нишлик инде, елыйбыз дим. Өйрәтә беләсезмени сез дип, Даниярны ияртеп алып чыгып китте. Берәр сәгатьтән күңелләре булып, кәефләре күтәрелеп, Данияр кайтып керде. Керә-керешкә шигырьне ярылып яткан татар акценты белән, нәкъ әничә сөйләп тә бирде. Ничек өйрәттең, дип сорагач, әни аңлатып бирә алмады. Данияр да әби белән үзеннән-үзе өйрәнелә ди. Үз гомерендә өч шигырь ятлады. Өчесендә дә әнинең катнашы булды. Бер шигыре белән бәйгедә беренче урынны алды хәтта. Әни методикасы исә сер булып калды.


Роза Байбикова (сеңлесе):


– Мин аның хәтеренә, тырышлыгына шаклар катам. Үзем дә театрда эшләдем, 47 ел тегү цехын җитәкләдем. Нәҗибә апаны гел күрә, ничек эшләгәнен белә идем. Төш вакытында роль бирсәләр, кичкә ул аны өйрәнгән була иде инде. Хәзер, хәтерем юк, дип уфтана. Хәтере бар аның, яшьлегендәге кебек түгел, шуңа борчыла. Менә әле дә рольләрен искә төшереп, шуларны сөйләп ала. Ул бик тырыш, үҗәт иде. Үземне аның белән чагыштыра да алмыйм. Мин күпкә ялкаурак.

 

Нәҗибә апа юбилеен җырлап каршы ала:

 

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X