Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

9 декабрь - Ватан Геройлары көне

2007 елдан алып, 9 декабрь - барыбыз өчен дә мөһим истәлекле дата, Ватанны саклап изге яуда каһарманлык, батырлык күрсәткән сугышчыларны искә алу көне булып әверелде. Ватан Геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Бу көндә без илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән райондашларыбызны искә алабыз.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Гали Закиров (Саба), Вәлит Хаҗиев (Оет), Зәки Хәбибуллин (Югары Утар), Иван Башкиров (Завод-Нырты) Советлар Союзы Геройлары булдылар. Райондашларыбыз Галим Шәймәрдановка (Сатыш), Габделхак Галиевка (Саба районы Ленин исемендәге совхоз директоры), Мөдәррис Исламгалиевка (Ольяз), Гөлбикә Кәримовага (Үзәк) Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде. Алар тыныч тормышта үз- үзләрен аямыйча эшләп тә, Хезмәт Батыры булырга мөмкин икәнлеген илгә күрсәттеләр. Ватаныбыз өчен зур эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев