Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Айдар Галимов: Башкортстан парламенты тел мәсьәләсен чишү юлларын эзләмәде

Башкортстан корылтае депутаты булган җырчы депутатлар туган тел мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә мөнәсәбәтен күрсәтә алмады дип саный.

Башкортстан корылтае тел мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләмәде, дип саный Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә “Дуслык күпере” фестивалендә хәбәр итте.

"Депутат буларак әйтәм, Башкортстан корылтае җыелышы бу мәсьәләнең чишү юлын эзләмәде. Кызганыч, тиешле дәрәҗәдә үз мөнәсәбәтен күрсәтә алмады. Бәлки соңрак әйтелер", - диде ул.

Татар һәм башкорт телләрен җыр ярдәмендә саклап калып була дип саный җырчы.

Айдар Галимов фикеренчә, "Дуслык күпере" фестиваленең төп бурычларының берсе - телне саклау. "Проектның әлеге вакытта баруы бик отышлы. Берүгә дә сер түгел, илдә катлаулы мәсьәләләр күзәтелә. Телгә бик нык басым ясыйлар. Бу фестиваль унай нәтиҗә бирсен, телнең бөеклеген күрсәтсен иде.

Без урамга чыгып митинглар оештырып йөрмибез, ә сәнгатебез, җырларыбыз белән Мәскәү сәхнәсенә чыгабыз. Бу үзенә күрә бер адым дип саныйм. Ил, халык алдында үзебезнең бердәм атлавыбызны, килеп туган авырлыкларны бергә чишүебезне, хөрмәт хисләрен күрсәтәбез. Татар һәм башкорт телләрен саклау калу өчен мондый чаралар уздыру иң үтемле ысул.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев