Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Халыкара гаилә көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сез­нең барыгызны да Халык­ара гаилә көне белән ихлас тәбрик итәбез. Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңнән соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.

Күп балалы гаиләләрне яклау өчен районда максатчан чаралар күрелә, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, күркәм гаилә бәйрәмнәре традициягә керә. Быел пандемиягә бәйле рәвештә гаиләләрне, балаларны социаль яклауга игътибар аеруча артты. Җәмгыятебезнең иң кечкенә күзәнәгенә бернинди факторлар да тискәре йогынты ясый алмасын иде. Гаилә ныклыгын саклый алганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да нык сәламәтлек, алдагы көннәргә ышаныч телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: shayantv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев