Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Якшәмбе көнне Ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтәбез.

Бәйрәм көннәрендә мөэмин-мөселманнар корбан чалачак, һәр йортта мул сыйлы табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак. Әлеге бәйрәм бигрәк тә мохтаҗ хәллеләргә, авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә битараф булмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.Бу шәфкатьлелек, пакьлек hәм игелек бәйрәмендә Аллаhы Тәгалә сезгә hәм гаиләләрегезгә бәрәкәт hәм мәрхәмәт бирсен. Йортларыгызга иминлек hәм тынычлык иңсен.Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗер-савабын күрергә насыйп булсын. Барыгызны да бәйрәм белән!

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев