Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

КОРБАН ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Хөрмәтле райондашлар! Ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә мөэмин-мөселманнар корбан чалачак, һәр йортта сый-нигъмәтле табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казага юлыккан мөселман кардәшләребезгә, өлкәннәргә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.

Корбан гаете мөбарәк булсын!Изге бәйрәмебез барыбызны да игелекле эшләргә рухландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә- иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Барыгызны да бәйрәм белән!

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | ziedkammoun

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев