Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Барыгызны да һөнәри хезмәт бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Сезнең тырышлыгыгыз нәти­җәсендә районыбыз торак пунктларында ел саен яңа социаль объектлар төзелә, биналарның социаль йөзен үзгәрткән ремонт-реконструкция эшләре башкарыла, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Сез сабалылар тормышын тагын да уңайлырак һәм заманчарак итәсез. Республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруга керткән хезмәтегез район халкы тарафыннан югары бәяләнә. Әлеге бәйрәмне үзенеке санаган һәркемгә фидакарь хезмәтләре, һөнәрләренә тугры булулары, осталык­лары өчен рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да яшәгән җиребезнең якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев