Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Профсоюз активисты көне белән

Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм профсоюз эше ветераннары! Сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Профсоюз хезмәткәрләре –  актив тормыш кешеләре, оста оештыручылар һәм хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучылар. Сез район һәм республика тормышында катнашасыз, администрацияләргә һәм  дирекцияләргә ке­шеләрнең социаль ихтыяҗлары турын­да исләренә төшереп торасыз. Бу көн – 24 сентябрь  һәр хезмәткәргә профсоюз оешмасының барлыгын һәм аның хезмәт кешесен якларга әзер икәнен тагын бер тапкыр искә төшерү өчен җитди сәбәп. Һөнәри дата  авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие хезмәтчәннәренә һәм алар мәнфәгатьләрен яклаучыларга да өстәмә көч, энергия бирер дип ышанып калабыз. Алга таба да профсоюз вазифаларын җәмәгать башлангычында актив башкаручылар булырсыз дип ышанабыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, хезмәт коллективларына иминлек, мактаулы эшчәнлегегездә уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев