Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Районыбыз тәрбиячеләренә

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү уч­реж­дениеләре хезмәткәрләре, тәрбия эше ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез  белән ихлас котлыйбыз. Хезмәтегез гаять  җаваплы һәм бу эшне фәкать хатын-кызлар гына башкара ала. Бәхетле балачак, һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбияләүченең саф   күңелле булуына, сабырлыгына, бала йөрәгенә ачкыч таба белүенә бәйле. Районыбызның мәктәпкәчә яшьтәгеләр  учреждениеләрендә тырыш һәм педагогик сизгер хатын-кызлар  эшли.  Һөнәри осталыгыгыз,  балаларга  җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар,  балалар мәхәббәте, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев