Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия көне белән

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Мөһим сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының дус-тату яшәүгә һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә. Безне уртак йортыбыз – Россия Федерациясен икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итү максаты берләштерә.

Хезмәткә җаваплы карашыбыз, законнарны ихтирам итүебез, якыннарыбыз турында кайгыртучанлыгыбыз, әйләнәтирәбездәге тормышка битараф булмавыбыз белән Бөек Ватаныбызны яхшыга үзгәртәбез. Һәрчак оптимистлар булыйк! Төп законыбызга кертелгән төзәтмәләр буенча 1 июльдә үткәреләчәк тавыш бирүдә дә үз позициябезне актив күрсәтик. Йортларыбызда иминлек, җитешлек, табыннарыбыз түгәрәк, күңелләребез мөбарәк булсын. Ихлас күңелдән барыгызга да гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, саулык һәм бәрәкәтле гомерләр телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X