Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән ихлас котлыйбыз! Бу көнне гомерләрен иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсе – укытучылык хезмәтенә багышлаган кешеләр хөрмәтләнә. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешенең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – мөгаллимнәр кулында. Сезгә һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт. Бигрәк тә район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогика хезмәте ветераннарына ихтирамыбыз чиксез. Безнең район мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр көтәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: arskland.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев