Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Ватан сакчылары көне белән

Хөрмәтле ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, солдат булырга әзерләнүчеләр, сугыш, Кораллы Көчләр ветераннары!

Сезне чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Туган илне саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Ә инде аны һөнәре, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле. Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык­лар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз. Бабайлары, әтиләре үрнә­гендә районыбызның хәзерге буын яшь­ләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар хакында хәрби частьлардан без бары тик мактау сүзләре язылган Рәхмәт хатлары гына алабыз, егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 23 февраль – Ватаныбызның ныклыгы, бөтенлеге өчен хезмәт фронтында фидакарьләрчә эшләгән райондашларыбыз өчен дә зур тантана. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, күңел ныклыгы һәм уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | lumixdesigner

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев