Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар! 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез кот­лауларыбызны кабул итегез.

Бу бәйрәм төрле буын һәм барлык милләт кешеләрен берләштерә. Ветераннарда 1 Май яшьлек, демонстрацияләр турындагы хатирәләр, яшьләрдә яңа идеяләр һәм кыю адымнар белән бәйләнгән. Сабалылар – фидакарь хезмәт итә белүче кешеләр, алар уртак йортыбызны яхшырак итәргә тырышалар. Үз куллары белән районыбыз муллыгын тудыручыларның барысына да бик зур рәхмәт. Хөрмәтле райондашлар! Яз бәйрәме, табигатьнең яшәрүе, кояшлы җылы көннәр һәрбарчагызга күңел күтәренкелеге алып килсен, уңышка рухландырсын, хезмәтегез бары шатлык-куаныч һәм канәгатьләнү хисе генә китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез.

Фото: https://pixabay.com | Romario99

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев