Эш беткәч, уйнарга ярый
Мин сезгә узебезнең гаилә турында , дөресрәге, безнең гаиләнең хезмәткә мөнәсәбәте турында сөйләргә телим. Без гаиләдә 3 бала : 3 малай. Боларның әниләренә бик авырга туры килә икән дип уйлый күрмәгез. Юк, һич тә алай түгел. Безнең өчен эшнең кызныкы, яки малайныкы дигәне юк. Без этиебезгэ йорт эшләрендә булышкан кебек үк, әниебезгә дә савыт – саба юарга, тузан сөртергә, идәннәрне юарга да, аш – су әзерләргә дә булышабыз.
Аерым йорт белән яшәгәч, йорт - кура тирәсендә ел әйләнә эш бетми инде ул. Безнең әтиебез алтын куллы, ул бар эшне дә булдыра.
Безне дә хезмәткә өйрәтә. Бергәләп капка – коймаларны төзәтәбез, төзәтәсе, буяп, яңартасы урыннар булса, әти безне пөхтә итеп эшләргә өйрәтә. Ә эш беткәч коралларны үз урыннарына урнаштыру – шулай ук тәртип, пөхтәлек билгесе.Безнең әти йорт җанлы кеше. Шуңа күрә безнең сарай буш тормый. Бозаулар, куяннар, куркәләр үстерәбез, умарталар да асрыйбыз. Кечкенә энебез эле йорт эшләрендә булыша алмый, ә абый белән мин горурланып:-“Без әтинең уң кулы !”,-дип әйтә алабыз. Чөнки без ,әти белән бергәләп, җәй көне , малларга көз – кыш ашату өчен печән, салам, ашлык әзерлибез. Урамда футбол уйнаучы иптәшләребезнең тавышларын ишеткәндә, безнең дә аларга кушылып уйныйсы килә. Әти:-“Эш беткәч, уйнарга ярый!”,- ди. Дөрестән дә шулай, без эшне тәмамлап чыккач та, туйганчы уйнарга өлгерәбез.
Каюм Насыйриның “Тәрбия китабы”нда да хезмәт турында бик матур сүзләр бар: “Әй, угланнарым, Һөнәр өйрәнегез. Дөняның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын – көмеш кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Син дә хезмәтне ярат, һөнәргә өйрән, тәрбияле бул, белем ал!”
Булат Димөхәммәтов, Саба гимназиясе 5А сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев