Икшермә кадет интернат мәктәбе укучылары иҗаты
Фархуллина Диля 7 класс. Туган тел.
Чәчәктәй матур ул-туган тел
Гөлләр белән бизәлгән тел.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
Аһәңле җыр шигырьләргә
Сокланып туялмассың.
Үзе моңлы, үзе йомшак
Ул минем туган телем.
Тәүге сүзең яңгыраган туган телдә
Шул телдә син сөйләшкәнгә.
Онытма, ярат аны.
Ул синең туган телең!
Шарафеева Азалия 7А класс. Туган тел
Тормышта тәүге адым
Туган телдән башлана
Яраткан анаң кебек
Гел янәшәңдә була.
Изге телдә яратып
Шигырь, әсәрләр укыйм
Һәр сүзе җанга якын
Йөрәккә ләззәт була.
Елганың башы-чишмэ
Акылның башы ул-тел
Туган телдә сөйләшү
Бирә чиксез горурлык.
Габидуллин Сайдаш 5 класс. Туган телем – татар теле.
Туган телем – татар теле.
Иң газиз, якын телем.
Кечкенәдән өйрәткәннәр
Әти – әнием мине.
Туган телем – татар теле.
Әби – бабайлар теле.
Өйрәнегез, оялмагыз
Шушы иң матур телне.
Туган телем – татар теле.
Иң газиз, анам теле.
Мәңге сине онытмамын,
Кадерле татар телем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев