Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Киләчәккә адым

Гимназиябездә 4-5 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә адым” дип аталган проект эшләрен яклау бәйгесе булып узды. Безнең 4б сыйныфы укучылары да укытучыбыз Зөлфия Рәдиф кызы җитәкчелегендә бу иҗади бәйгедә актив катнаштылар. Алар төрле юнәлештә берсеннән-берсе кызыклы темалар сайлаганнар.

Мин үзем “Бөек Ватан сугышы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе урамнары исемнәрендә” дигән теманы сайладым. Бу минем өчен чын мәгънәсендә эзләнүле, иҗади эш булды.

Проект өстендә эшләгәндә мин Саба шәһәр җирлеге башкарма комитетында, район архивында, туган якны өйрәнү музеенда, район китапханәсендә булдым. Минем нинди максат белән йөрүемне белгәч, Нәркиз апа, Альбина апа, Илсөя апа, Алия апалар мине кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, танышу-өйрәнү өчен кулланма материаллар, китаплар тәкъдим иттеләр.

Байлар Сабасының урамнар реестрын укып танышкач, мин бистәбездә барлыгы 83 урам барлыгын. 8 урамның исеме Бөек Ватан сугышы темасы белән бәйле икәнен белдем. Бу урамнарның бишесе райондашларыбыз - Советлар Союзы Геройлары (Г.Закиров, И.Башкиров, З.Хәбибуллин, Хаҗиев) һәм Дан орденының тулы кавалеры (Мотыйгуллин) исемнәрен, берсе - татар халкының күренекле шәхесе, патриот-шагыйрь (М.Җәлил) исемен йөртә. Ике урам исеме Бөек Ватан сугышының истәлекле даталары (9 Май, Җиңүнең 55 еллыгы) белән бәйле.

Алга таба мин бу якташларыбызның тормыш юллары, батырлыклары турында укып таныштым.

Аннары Байлар Сабасы картасын өйрәнеп, анда үземне кызыксындырган урамнарны билгеләгәч, бу урамнарда булдым, фотога төшердем. Бу урамнарда йөргәндә, алар инде миңа гади урамнар гына булып тоелмадылар. Бу урамнар - батыр якташларыбызның якты истәлеген, илебез тарихындагы мөһим даталарны үз исемнәре аша мәңгеләштерүче урамнар. Бу - хәтер.

Проект эшенең нәтиҗәсе итеп, татар телендә “Бөек Ватан сугышы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе урамнары исемнәрендә” дигән презентация ясадым. 2021 елның Татарстанда туган телләр елы булуын истә тотып, мин проект эшемне туган телемдә эшләдем һәм якладым.

Проект эшен башкарганда миңа, билгеле, әти-әнием дә булышты, укытучым да үзенең киңәшләрен бирде. Ул минем өчен туган ягым тарихын өйрәнүгә ясаган беренче адым булды. Аны жюри һәм сыйныфташларым алдында яклау, публика алдында чыгыш ясау һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләре бирде.

Алга таба да мондый бәйгеләрдә катнашырга туры килсә, мин туган як тарихын  өйрәнү юнәлешен дәвам итәр идем.

Камилә Вилданова, Байлар Сабасы гимназиясенең 4 б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев