Мин-милләтемнең киләчәге
Тәрәзәдән баккан караңгы төннәрне ак хыялларым белән яктыртырга тырышып, дәрес әзерләгәндә еш кына “Мин кем булырмын? Алда мине ни көтә? Тормышымны мин ничек күзаллыйм?” кебек сораулар турында уйланам. Киләчәк бик еракта кебек, ләкин 5-10 елдан ул безнең буын кулында булачак. Аңа нигез инде бүгеннән салына, бүгенге ният иртәгә инде чынбарлыкка әйләнә. Без җәмгыятьтә яшибез, шуңа да бәхет, киләчәк төшенчәләрен җәмгыять, илебез, милләтебездән аерып карау - ялгыш фикер. Илебез, милләтебез, җәмгыятебез никадәр көчле, бөек булса, без шулкадәр бәхетле. Һәм киресенчә без никадәр бәхетле, белемле, сәламәт көчле булсак, илебез, милләтебез шулкадәр көчле.
Туфан Миңнуллинның “Әгәр дә милләтеңне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.”-дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Мин уземнең Тукай, Җәлил, Сәйдәшләр белән бер милләттән булуым белән чиксез горурланам. Дүрт гасыр ярым үзенең дәүләтчелеге булмаган милләтем әле югалмаган. Аны яшәтүче тылсымлы көч – ул телебез. Анда халкымның моңы да, сагышы да, шатлыклары, хисләре, кичерешләре дә.
Мин - авыл кызы, балалар бакчасы булмаганлыктан, балачагым дәү әнием, карт әбиемнең әкиятләрен, бишек җырларын тыңлап, бәбкә үләнендә аунап, чишмә суын эчеп үтте. Аннан соң бәләкәй авыл мәктәбендә туган телемдә башлангыч белем алдым. Хәзерге вакытта Саба районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең 11 сыйныфында укыйм. Гаиләдә без бары тик татарча гына сөйләшәбез. Абыем да инглиз, испан, рус, телләрен камил белүгә карамастан, чит җирләрдән кайткач, “Татарчаны сагынып кайттым”-диеп кайта. Мин дә инглиз, рус телләре буенча бәйгеләрдә катнашып урыннар алсам да, татар теле минем өчен изге тел, чөнки мин бу телдә әнием белән сөйләшәм, серләремне бүлешәм, авырлыклар, шатлыклар килсә дә, шул телдә уртаклашам. Башка телләр көнем өчен булса, туган телем җаным өчен.
Милләтемнең, республикамның киләчәген мин якты, матур, сәламәт итеп күрәм. Яктылык-ул гыйлем, матурлык-ул сәнгать, сәламәтлек-ул спорт. Шуңа күрә мин белем, спорт, сәнгатьне үз итәм.”4” һәм “5” билгеләренә генә укыйм, фән олимпиадаларында рус теле, инглиз теле, җәмгыять белеме, тарих, биология фәннәре буенча күп тапкыр призёр, җиңүче булдым. Шулай ук Татарстан фән министрлыгы уздырган “Без яшь, без сәләтле..” интеллектуаль бәйгесе призёры; Казан федераль университеты Татарстан “Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә уздырган “Тамчы шоу” интеллектуаль бәйгесе җиңүчесе; академик К.Ә.Вәлиев исемендәге Идел буе III (V) фәнни-гамәли конференциясе лауреаты булдым. Спортка килгәндә күп тапкырлар бадминтон, шахмат, ату буенча республика җиңүчесе һәм призёры. Татарстан мәгариф министрлыгы Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш буенча идарәсе белән берлектә уздырган татар телендә инша-эсселар бәйгесе лауреаты. Буш вакытым бик сирәк булса да, китаплар укырга, рәсем ясарга яратам, район сәхнәләрендә алып баручы буларак катнашам. Шушыларның барысын да тормышка ашырырга мөмкинлек биргән туган җирем Татарстаныма рәхмәтлемен. Искиткеч матур һәм кызыктыргыч бай табигатьле, Азия, Европа мәдәниятенең өйресен генә җыеп туплаган бай тарихлы, 102 милләтне туганлаштырган изге җирем миңа канатлар куя, күп мөмкинлекләр ача – бары ялкауланмаска гына кирәк.
Татарстанымны тагын да данлар өчен югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлан -- болар минем аерылгысыз сыйфатларым булырга тиеш, дип саныйм. Минем халкыма элек-электән хас булган хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың, дип уйлыйм мин. Ләкин замана үзгәргән, фән-техника үсеш алган саен дөньяга караш та, яшәеш рәвеше дә үзгәрә. Моңа карап кыенлыклар кимеми, киресенчә, арта гына. Мине татар баласы буларак, бүгенге яшьтәшләремнең әхлагы һәм, шуңа бәйле рәвештә, телебез язмышы мәсьәләләре борчый. Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Болар теләсә кайсы милләтнең тамырын корытырга сәләтле. Бу афәтләргә каршы торыр өчен, аек акыл, сәламәт рух кирәк. Димәк, үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбияләү мөһим. Биредә үтемле, ышанычлы алымнар һәм ныклы корал кирәк. Бу урында миңа ярдәмгә Кол Галиләрдән килгән очсыз- кырыйсыз бай әдәбият ярдәмгә килә. Татар әдәбияты дәресләрен һәрвакыт көтеп алам, вакытым булганда татарча китаплар укыйм. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы минем өчен юл күрсәтте, мин табиб булырга дигән фикергә килдем..
Кеше үзенең анасын картлыгында тәрбияли икән,үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, зур әнкәсен-милләтен дә онытырга тиеш түгел. «Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? »,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Ә бит тел язмышы –халык язмышы дигән сүз ул. Безнең тарихыбыз, хәтеребез, рухыбыз, иманыбыз анда. Хәтерсез, имансыз калган халыкның киләчәге юк. Теле булмаган халыкның милли хәтере дә, милли горурлык хисе дә юкка чыга. Димәк, бабаларыбыз гасырлар дәвамында энҗе бөртегедәй туплаган тел дә, мәдәният тә югалмаска тиеш.
Һәркайсы милләтнең, җөмһүриятнең киләчәге бик вак кисәкләрдән җыелган рәсем кебек аерым шәхесләрнең эш-гамәлләреннән тора. Безнең гамәлләребез никадәр күркәм булса, һәр 102 милләт халкы телен, мәдәниятен белгән хәлдә башкалар белән никадәр татулыкта, никадәр хөрмәтле карашта яшәргә омтылса, уртак туган җиребезнең дә, аерым һәркайсыбызның да киләчәге шулкадәр матур, якты булыр.
Фәридә Моратова, Саба гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев