Минем бабам-минем горурлыгым
Менә тагын яз килде. Язлар белән бергә җир йөзенә Бөек җиңү килә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашучылар шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары, оныкчыклары – без дә бу көнне шулай каршы алабыз. Быел күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып, Җиңүнең 71 нче язын каршы алачакбыз.
Бәхетебезгә, мин үзем дә, әти-әни дә сугыш чорын күрмәдек. Бу афәт турында ишетеп кенә беләбез. Тыныч тормышта яши алуыбызга бабам –әниемнең бабасы - Бариев Әхәт Бари улының да өлеше зур.
Минем гаилә агачымның иң нык тамыры ул- минем бабаем. Ул безнең өчен үрнәк тә, горурланырлык олы шәхес тә. Ул 1925 нче елның 8 нче октябрендә Арча районының Күбән авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда хисапчы булып эшләгән.
1942 нче елдан алып, Бөек Җиңүгә кадәр сугышта булган: III Белоруссия фронтында “Катюша”установкасы артиллеристы булып хезмәт иткән. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен,”За отвагу”, “За взятие Кенигсберга” һ.б.сугышчан бүләкләргә ия булган.
Бабама сугыштан исән-сау кайту насыйп була. Сугыштан соңгы елларда кичке мәктәптә укып,урта белем ала. Югары партия мәктәбен тәмамлый. Соңрак укытучы һәм мәктәп директоры, район газетасы редакторы урынбасары булып эшли.
Бабамның вафат булуына инде 40 елдан артык вакыт узган. Район халкы аны тирән белемле, хөрмәткә лаек кеше буларак хәтерендә саклый.
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”,ди халкыбыз. Без дә бабабызны күңел түрендә саклыйбыз. Безнең бурычыбыз - халыкның ул еллардагы батырлыгын онытмыйча, бездән соңгы буыннарга тапшыру.
Саба гимназиясенең 7 в сыйныфы укучысы Газизова Диана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев