Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Саба гимназиясе укучылары иҗаты

Аглиуллина Самира , 1А класс

Мәктәп безнең икенче өебез,
Без анда сугышмыйбыз.
Без анда дус булып уйныйбыз
Һәм әйбәт укыйбыз.

 

Габдулхаков Камил

Безнең 2г сыйныфы гимназиябездә үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша. Әле күптән түгел генә без “Өч кыз” исемле татар халык әкиятен сәхнәләштереп, 1 сыйныф укучыларына тәкъдим иттек. Нәни дусларыбызга әкият бик ошады. Соңыннан бергәләшеп “Туган тел” җырын җырладык. Без менә шулай күңелле яшибез.

 

Ганиева Зәлия , 1а класс

Мин гимназиягә 2020 елда укырга кердем. миңа монда бик ошый. Монда бик матур, якты, чиста, җылы. Укытучы апалар безне укыталар. Без шахмат уйныйбыз. Без физкультура белән шөгыльләнәбез.  Ашханәдә тәмле пешерәләр.

 

Гараева Әминә, 1а класс

Мин мәктәпкә йөрергә яратам. Гимназия ул минем икенче өем.  Мәктәптә безгә бик күп кызыклы әйберләр сөйлиләр. Без физкультура дәресендә мускулларны ныгытабыз, математикада алырга, кушарга өйрәнәбез.

 

Гарипова Динә, 1д класс.

Минем дустым – ул ташбака. Аның исеме – Кеша. Мин аны ашатам, суын, оясын чистартам, аның белән уйныйм. Мин дустымны бик яратам!

 

Гизатуллин Ранил. 1 г класс

Миңа туган көнемә әти белән әни эт бүләк итте. Аңа Актүш дип исем куштык. Аның муены ак, бүтән җире кара.  Ул бик шаян, мине гел уйнарга чакыра. Мәктәптән кайтуымны көтеп ала. Мин дустымны бик яратам.

 

Давлетшин Алим. 1а

Саба миңа бик кадерле,

Ул минем туган җирем.

Бер җиргә дә , бер илгә дә

Сабадан китмәс идем.

 

Сафиуллин Рөстәм, 1 д сыйныфы

Минем өем бар – беләм;

Синеке дә бар – беләм.

Синең белән мин яшәгән

Ул минем туган илем.

 

Сәгать иртә уяна,

Аннан мине уята.

Ә мин йокы яратам,

Уянгач тормый ятам.

 

Хисамова Айзилә 1 д

Менә яз да килеп җитте.

Көннәр дә матурланды.

Кояш та күбрәк җылыта

Карлар да бетәр тиздән.

Озакламый кошлар кайтыр,

Сагынып туган якларын.

Тизән бала-чагалар да

Урамга чыгып чабыр.

 

Шәйхуллина Диләрә , 1г сыйныфы

Борын-борын заманда, яшәгән ди бер кыз. Ул яз көне туган, ди. Шуңа аңа Язгөл дип исем кушканнар. Ул чәчәк кебек бик матур булган. Язгөл яз көннәре генә елмаеп йөргән., ә көз җиткәч , чәчәкләр шикелле моңсуланган.  Әти-әнисе бу хәлгә бик кайгырганнар, исемен үзгәртеп карарга булганнар. Аны Гөлчәчәк дип йөртә башлаганнар. Шуннан соң ул, бер дә моңсуланмый икән.

 

Шакиров Алмаз, 1а

Безнең гимназиябездә туган чкны өйрәнү түгәрәге эшли. Мин бу түгәрәккә йөрим. Без анда Саба тарихын өйрәнәбез, төрле музейларга экскурсиягә йөрибез. Миңа түгәрәктә бик ошый.

 

Шәрәфиев Рәмис. 1г класс

Укыйбыз да, укыйбыз.

Укыйбыз да, укыйбыз

Язабыз да, язабыз.

Шигырьләр дә ятлыйбыз,

Рәсемнәр дә ясыйбыз.

Иртән торып көн  саен

Без мәктәпкә барабыз.

Укый-укый арабыз

Бераз уйнап арабыз.

Шулай тырыша торгач, 

Укырга да өйрәндек.

Хәреф танып язарга,

Санарга да өйрәндек.

Без хәзер күп беләбез.

Чөнки без нәни укучылар!

 

Чүп үләне.

Бакчада үскән ди бер чүп үләне. Түтәлдәге яшелчәләргә : менә мин нинди зур, матур дип көннәр буе мактана икән бу. Сезне азапланып утыртканнар, ә мин үзем чыктым. Кайда телим шунда үсәм дип тә әйтә икән ул.

Көннәрдән бер көнне бакчачы чыкканда чүп үләнен йолкып аткан. Шуннан соң яшелчәләр дә тынычлап калганнар ди. Мактанчык чүп үләненнән котылганнар.

 

Шәрәфиева Азалия 1 г сыйныфы

Гөлләр үстерәбез.

Әнием минем уңган,

Матур гөлләр үстерә.

Сокланалар кешеләр

Шуңа ямьле өй, диләр.

Мин дә әнигә булышам.

Сулар сибәм, йомшартам.

Тәрәз төбе матур булсын,

Мин матурлык яратам.

 

Туган телемне яратам,

Сөенә-сөенә өйрәнәм.

Әнием миңа бәби чакта

Матур җырлар җырлаган.

 

Үз телемдә рәхәтләнеп

Укыйм, җырлыйм һәм сөйлим.

Мәктәпне дә бик яратам

Тырышып укып йөрим.

 

Камалова Иделия, 1 д сыйныфы.

Безнең авылда бик матур этебез бар. Аның тәпиләре һәм тырнаклары ап-ак. Шуңа күрә без аңа Актырнак дип исем куштык. Без аны көнгә өч тапкыр ашатабыз. Оясын чистартабыз. Без аны утырып торырга, исәнләшергә өйрәттек. Мин этебезне бик яратам.

 

Данис Кашапов,  2 нче сыйныф укучысы.

Бик яратам үз телемне,

Мин татарча сөйләшәм.

Әти, әни, әби, бабай,

Абый, апа, дип дәшәм.

 

Һәрбер бала яратадыр

Үз телен һәм үз илен.

Мин – татар баласы, шуңа

Бик горурланып йөрим!

 

Нуриев Газиз 2д-класс

Яшәгән ди Көн кызы белән Төн малае. Аларның бик тә бергә күрешеп, уйныйсылары, чәчәкләрдән чык суларын эчәселәре, күктән йолдыз саныйсылары килә икән. Ләкин ничек кенә тырышмасыннар, аларга очрашу насыйп булмаган.

Көн кызы Төн малае күзен ачуга, чәчәккә кунып йоклап киткән. И эзли икән Төн малае, Көн кызын... Күккә йолдыз сибеп тә карый, һич тапмый гына.

Көн кызы уянып күзен ачуга, Төн малае йокыга тала икән. Шулай итеп, алар очраша алмаганнар.

Менә шулай җәйге бер тын көндә, Көннең дә Төннең дә йокылары качкан. Алар 3 көн, 3 төн бер-берсен күрә алганнар. Ул көнне халык телендә көн белән төн тигезләшкән көн дип йөртәлэр.

Тагын күрешергә сүз куешып, һәркайсы үз эшенә киткән.

Аларның икенче очрашулары яз көне булган. Күрешү көнен халык та зурлап Нәүрүз бәйрәме итә.

 

Мингараев Рифат, 3а сыйныф укучысы

Минем исемем Рифат. Мин Саба гимназиясенен 3а сыйныфында укыйм. Сыйныф житәкчебез - Гөлнар Нәҗиповна. Без аны бик тә хөрмәт итәбез. Безнен сыйныфта барлыгы 26 бала укый. Без узара бик тату һэм тырышып укыйбыз.

Мин Рушана исемле кыз белән утырам. Рушана бик акыллы һэм тырыш кыз. Ул «5» ле һәм «4» ле билгеләренә генә укый. Без Рушана белән дуслар, бер-беребезгә дэресләрдә дә булышабыз. Ул мина рус теленнән, мин ана математикадан.

Кайчакта, диктант язганда, укытучыбыз мине Рушанадан кучерә диеп уйлап, «Рифат, күчермә»,- диеп эйтэ. Юк, кучермим мин. Бары тик Рушананын матур язуына сокланып карыйм. Бигерәк матур яза бит, хәрефләре энҗе кебек тезелә. Минеке күпме тырышсам да, алай матур килеп чыкмый шул.

Эх, без Рушана белән мәктәпне тәмамлаганчы бер сыйныфта укып, гел бергә утырсак иде икән…

 

Абдуллин Адель,3 нче Г сыйныфы  укучысы

“Саба таңнары” рәхмәт сиңа,
Армый эшлә бүген дә

Кешеләргә һәр көндә,
Яңалыклар ирештер.

 

Бел, сине бит укый,

Көтеп ала сөенеп,

Олысы да, кече дә

Иң затлы бүләк кебек.

 

Фахретдинова Дилә, 3 нче В сыйныф укучысы,

Татар телем – туган телем,

Әнием өйрәткән тел!

Синдә изге догаларым,

Тынычлык таба күңел.

 

Син - минем горурлыгым,

Иң якын, туган телем.

Һәрчак алдынгы булыгыз,

Татар телем, Татар илем.

 

Ни тора туган телемдә

“Мин татар!” дип аңлату.

Иң куркыныч бәла бит ул –

Туган телеңне оныту.

 

Һәр кеше яратып дәшсен

Үз туган теле белән:

“Яратам сез – кардәшләрне!

Һәрвакыт булыйк бердәм!”

 

Тимерханова Рушана 3 а сыйныфы.

  Минем исемем Рушана. Мин 3 «а» сыйныфында  укыйм. Безнең  сыйныфны 13 малай hэм 13 кыз берләштерә.

   Минем сабакташларым  тормышымда барлыкка килгән иң кадерле hэм якын кешеләр. Бер уйлап карасаң , гомернең купме вакыты шулар янәшәсендә уза hәм утәчәк әле.

  Минем сабакташларым иң  әйбәтләре. Алар белән миңа бик күнелле. Әлбәттә төрле вакыт   була,- без үзара бәхәсләшеп тә алабыз, ләкин озак та үтми дуслашабыз . Дуслык сабакташлар арасында- мөнәсәбәтләрнең  ин күркәм бер төре.Без күп вакыт бер-беребезне аңлап,авыр булганда ярдәмгә ашыгабыз.Шулай ук шатлык-сөенечләр белән дә бүлешәбез.

Безнең уртак кызыксынулар да күп,мәсәлән,  бер  ук спорт  секцияләренә, биюгә, бәйләүгә  йөрибез.

Безнең сыйныфта гадел hэм кыю малайлар , кызлар укый.Мин аларның барсын да хөрмәт итәм.

   Кош- канаты белән,ә кешеләр- дуслык белән көчле!

 

Якупов Исламгали, 3д сыйныф укучысы

Иртәгә өйдә туган көн,

Кичтән барсын уйладым.

Уйлар уйлый-уйлый шулай

Телефонда уйнадым...

Бүген кичтән, бәлки иртән

Ясармын матур бүләк.

Озак вакыт кирәк түгел,

Кирәк бит бары теләк.

Ясаган бүләк артына

Болай диеп язармын:

“Туган көнең белән ,әни!”

Кочаклап бер котлармын....

...Кичен дә, иртән иртүк тә

Ясалмады бүләгем.

Кибеттән барып алдым да

Акча гына түләдем.

Чәчәк алдым әниемә,

Изге теләк теләдем.

Кибеттә дә әниемнең

Үз акчасын түләдем.

 

Кашапова Зәринә, 4г сыйныфы

Анам теле-татар теле,

Борыңгы,Тукай телем.

Иң тәүге сүзлэремне дә,

Туган телемдэ әйттем.

 

Татар телемдә укыймын

Мин әкият,шигырьләр.

Нинди матур,затлы тел дип

Көн дә сиңа баш иям.

 

Онытмыйк үз телебезне,

Өйрәник,зурлыйк аны.

Буыннардан-буыннарга,

Күчсен татарның даны!

 

Закирова Лилия, 4Г сыйныфы укучысы

Әни мине йокыдан

Һәр көн назлап уята.

Аның ягымлы тавышы

Бар өйгә нур тарата.

 

Тәмле чәйләрен эчертеп,

Хәлләрне сорап ала.

“Яхшы билгеләр ал”-дип,

Мәктәпкә озатып кала.

 

Әни миңа һәр эштә

Ярдәм итә, булыша.

Тирә-юньдәгеләргә

Үрнәк булырга куша.

 

Синең теләк-киңәшләрең

Арттыра яшәү көчен.

Рәхмәт сиңа, әнием,

Минеке булган өчен.

 

Димөхәммәтов Булат Алмаз улы 5А сыйныфы

«Татар балы»на мәдхия.

“100 сырхауга шифа” – диләр,

Халыкта бал хакында.

Кунак килсә, дустың керсә,

Шифалы бал табында.

Балы бик татлы булса да,

Хезмәте ачы анын.

Умартачы әтиемнән

Беләм мин аның данын.

Умарталыкта эш бетми,

Язын, көзен, кышын да.

Хезмәтеңне кызганмасаң,

Мул булыр уңышың да.

Уйласаң, исең китәрлек,

Ни генә юк бит балда?!

А,В,С,К витамины,

Калий, Кальций, Фосфор да!

Тик чамасын белү кирәк,

Артыгы һич килешми.

Балны чамасыз кулланган,

Теләгенә ирешми.

6)Кояшның барлык  нурын да,

Җылысын да ул җыйган.

 “Татар балы” – иң затлы ул,

Эзләгез шифа балдан!

Табыгыз шифа балдан!

 

Камолов Камол,6 нчы В сыйныф укучысы

Лучше всех на свет,  мамочка моя.

Желаю быть тебе веселой и счастливой.

Пусть сбудутся твои приятные мечты.

Твое милое лицо-цветок в моем сердце.

Не забуду я заботы, доброты твоей.

Пусть будет веселое настроение у мамочки моей.

Запомни, мама, навсегда

Я люблю тебя!

 

***

Языком моих предков, моим языком,

Является известный таджикский язык.

Стекает ручьем он со снежных вершин,

Идет к городам, оставляя свой след.

Сколько стихов и сколько поэм

Написано на моем родном языке!

Родной мой язык-язык Рудаки,

язык Авиценны, Фирдавси и Айни!

Как можно не гордиться таким языком?

Люблю и ценю родной мой таджикский язык!

 

Хасаншина Алия 7 нче сыйныф укучысы

Интернетсыз яши алмый

Замана балалары.

Белем кими, күз бетә дип

Зарлана аналары.

 

Интернетның бар шулай ук

Файдалы яклары да!

Кагыйдәсен үтәү кирәк!

Вирустан сакланырга!

 

Интернет бит гел зыянлы

Уеннан гына тормый.

Аннан башка хәзер совсем

Дәрес әзерләп булмый.

 

Ут, су, газ түләүләрен дә

Бары шуннан алалар.

Түли белмәгән картларга

Ярдәм итә балалар.

 

ГАИ га да, табибка да

Тик шуннан языласы.

Өлкәннәр яңалык эзли,

 Мультик карый баласы.

 

Интернетта озак казыну

Ардырмый дип кулларны,

Берүк була күрмик без,

Интернетның коллары!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X