Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Туган телләр елын башладык

2021 нче ел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, гимназиябездә әлеге вакыйгага багышланган бик күп чаралар үтә.

1 нче сыйныфтан башлап, 11 нче сыйныфка кадәр укучылар төрле чараларда бик теләп катнашалар. Һәр чара балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кызыклы һәм файдалы була.

Укытучылар,  укучылар,  әти – әниләр ярдәме белән  оештырылган   “Дуслык күпере” дип исемләнгән  күргәзмә бөтен кешене үзенә җәлеп итте. Ул көн барыбыз өчен дә бәйрәм булды. Гимназиябездә төрле милләт вәкилләре укый. Алар үзара дус һәм тату. 18 нче февраль иртәдән  татар, рус, вьетнам, үзбәк, әрмән телләрендә көйләр яңгырап торды. Һәр милләтнең милли киемнәрен, ризыкларын, савыт – сабаларын  күргәзмәдә күрергә мөмкин  иде. Һәрберсе  үз телендә сәламләп, кунакларны каршы алды, милли  ризыклары белән сыйлады.  Бәйрәм ахырында Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын  барыбыз бергәләп  җырладык. Бәйрәмне оештыруда өлеш керткән һәркемгә телнең киләчәге өчен без җаваплы икәненә тагын бер кат төшендергән өчен зур рәхмәт!

Галимҗанова  Лиана, Саба гимназисенең 7  нче а сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев