Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Минем бабам-минем горурлыгым

Борын-борын заманда, без әле тумаганда, булган ди бер калын урман.Анда бик күп төрле җәнлекләр, кош –кортлар яшәгән. Алар бик дус булганнар. Көннәрдән бер көнне җәнлекләрнең, кошларның укыйсы килә башлаган. 

Әйләнә – тирә белән яхшырак танышасы килгән.  Алар җыелыш җыйганнар, киңәшләшкәннәр дә, бер тавыштан укытучылары итеп ябалакны сайлаганнар.  Бу урманда аннан да тәҗрибәле һәм акыллырак хайванны табып булмас дигәннәр.  Шул көннән башлап барлык җәнлекләр, кош-кортлар урман мәктәбенә укырга йөри башлаганнар. Алар арасында да шаяннар, хәйләкәрләр, усаллар, ялкаулар, тырышлар булган. Ләкин алар барсы да укырга, язарга өйрәнгән.  Көннән-кән аларның күбрәк белем аласылары килгән.  Шуңа күрә аларның бик күп сораулары да булган. Ни өчен кояш иртән чыга, кич югала? Ник төрле-төрле утлар яңа?  Йолдызларны нигә тотып булмый?

Шул көннән бирле ябалак күк йөзен төне буе күзәтә икән, алар турында күп китаплар укыган икән. Ә көндез белән урман мәктәбендә дәресләр алып бара икән.

Безнең дәреслекләребездә дә шул акыллы ябалак икән. Ул безгә  төрле биремнәр, киңәшләр бирә.

Шул вакыттан бирле ябалаклар төннәрен йокламыйча үткәрәләр икән.

 Сафин Рөстәм, Саба гимназиясе 8в класс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X