Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Агачка бәрелгән сөт машинасының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Авария бүген көндез Җиде Чишмә авылының Үзәк урамында булган.

Татарстанда сөт ташый торган машина юлдан чыгып китеп, агачка килеп бәрелгән, җәрәхәтләнгән шоферны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, авария дүшәмбе көнне, 13 гыйнварда, Җиде Чишмә авылының Үзәк урамында булган.

Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, сөт ташучы автомобиль юл читенә төшеп китеп, агачка килеп бәрелгән.

Авариядә йөк машинасы шоферы зыян күрә. Ир-атны төрле җәрәхәтләр белән Буа районы хастаханәсенә китерәләр.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X