13 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Агачка бәрелгән сөт машинасының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар
Авария бүген көндез Җиде Чишмә авылының Үзәк урамында булган.
-
М7 трассасында чит ил машинасының фурага бәрелеп китүе видеога эләккән
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеороликны социаль челтәрләрдә кулланучылар урнаштырды.
-
НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 16 ЫСУЛЫ
Бүгенге дөньяда нервлары какшамаган кеше бар микән ул? Бөтен кеше каядыр чаба, ашыга, кабалана. Әмма бер генә минутка туктап, хәл алу, җанны, башны һәм НЕРВЛАРНЫ тынычландырып алу да мөһим. Алайса ничек аягыңны сузганыңны да сизми калырсың...
-
Юлларда имин булыйк
13 январьда Килдебәк урта мәктәбендә Казан шәһәренең Саба районы “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гузәл Назифовна белән эшлекле очрашу узды. Гузәл Назифовна 1 нче сыйныф укучыларыбызның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде, үзенең киңәшләрен бирде.
-
Миңнеханов һәм Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән танышты
Соборда булганнан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан Казан иконасы музеенда иконалар коллекциясен карады.
-
Иләбәр авылында яшәүче Кафия Хөснетдин кызы Даутовага - 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шайхетдинов тәбрикләделәр.
-
Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты
Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды.
-
Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
Авария бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында булган.
-
Иске Яңа елны каршылауга багышланган кичә "Яңа Елда- яңа уңышлар!"
11 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында Иске Яңа елны каршылауга багышланган " Яңа Елда- яңа уңышлар!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәм программасында 234 данә лотерея билетлары уйнатылды, тамашачылар башкаруында бию белән күңелле уеннар оештырылды.
-
Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак
12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
-
Фермер продукциясен өйгә ничек китертеп була?
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык продукцияне өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
-
Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак
Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәк.
-
ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
12 нче гыйнвар "Ак Барс" Көрәш сараенда Татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры булып узды. Беренче урында Җырчылар төркеме, икедә – журналистлар булса, өченче урын Тинчурин театры артистларында.
-
Ольга Васильева мәктәпләрдә 150 мең укытучы җитмәвен раслады
Мәктәп укытучыларының өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә, диде министр.
-
Чаллыда янгын чыккан фатирдан өлкән яшьтәге ханымны алып чыкканнар
70 яшьлек фатир хуҗасы аңсыз килеш коридорда идәндә яткан.