Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

    Авария бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында булган.

    Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта юл-транспорт һаләкәте шаһитлары хәбәр итә.

    Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында «Скания» йөк машинасы белән «Пежо» җиңел машинасы бәрелешкән.

    «Авария урынында ике кеше һәлак булган. Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте фаҗига шаһитлары.

    Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

    Фото: очевидцы

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: