Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларны һәм запас частьләрне, үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны, культуралар орлыкларын, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмаларын үз эченә алачак. Килүчеләргә Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.

Агросәнәгать форумы кысаларында зур эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Чараларның максаты-Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен, товарларны, хезмәт күрсәтүләрне җитештерүчеләр һәм аны кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, күргәзмә урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев