Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Яңа елны каршылауга багышланган кичә "Яңа Елда- яңа уңышлар!"

11 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында Иске Яңа елны каршылауга багышланган " Яңа Елда- яңа уңышлар!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәм программасында 234 данә лотерея билетлары уйнатылды, тамашачылар башкаруында бию белән күңелле уеннар оештырылды.

Тамашачылар кызыклы кичәдә катнаштылар, аларның һәркайсы үз бүләген алды, аеруча бәхетлеләр термопот, мультиварка, электр чәйнәге, кием киптергече, соковыжималка, үтүк, идән элгечләре кебек төп призларны алды. Оттырышсыз лотерея сюрпризлары салынган тартмаларына иганәчеләрдән бүләкләр салынды: 1 ц фураж,салам, яктырткыч,стоматология кабинетына сертификат, татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановларның концертына чакыру билеты, 200, 500 һәм 1500 сумлык бүләк сертификатлары.

Шулай ук 11 гыйнвар көнне Сәрдә авыл клубында Иске Яңа елны каршылауга багышланган «Лотерея» уены үткәрелде. Уенда катнашучылар уңышларын сынадылар һәм призлар алдылар. Тәнәфесләр арасында сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады һәм тамашачылар өчен конкурслар оештырылды. Төп призлар – электр чәйнеге, картина, утюг, соковыжималка, сертификат һ. б. булды. Шулай ук иганачеләрдән: «Игенче» ООО – 1 ц ашлык фуражы, 2 рулон салам, «Олимп» реклама агентлыгыннан 500 сумлык сертификат буләкләре бар иде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев