13 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар
Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапканнар.
-
Россиядә укытучылар хезмәте өчен түләү структурасы үзгәрәчәк
Илдә Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерлиләр, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры.
-
"Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз"
12 январь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, күңелле Яңа ел уеннары уйнадылар. Чара ахырында 80 нче еллар дискотекасы оештырылды.
-
Фирдүс Тямаев: «Бүген иртән хәбәр килде — өченче дустым үзенә кул салган»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев комарлы уеннар проблемасын күтәреп чыкты. «Бүген иртән хәбәр килде — өченче дустым үзенә кул салган», — дип тамашачыларына мөрәҗәгать итә җырчы. Ул комарлы уеннар белән мавыгучы яшьләрне тикшерергә, банклардан займ, бурыч алганмы-юкмы ачыкларга һәм мондый кешеләрне дәваларга чакыра.
-
Казанда яшәүче татар малае Россиянең дөнья тирәли иң яшь сәяхәтчесе дип табылган
Дөнья тирәли сәяхәт иткәндә Радамирга әле ике яшь тә тулмаган булган.
-
Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләргә чакыралар
Сораштыру аноним һәм аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак.
-
Табиб грипп һәм ОРВИдан саклану ысулларын тәкъдим итте
Сәламәтлекне ныгыту һәм авырулардан саклану өчен табиб һава торышына туры килердәй итеп киенергә, күбрәк ял итәргә һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итте.
-
"Тургай" приютында балалар киләчәккә һөнәр сайлау белән шөгыльләнәләр
Мәктәпне тәмамлагач, "алга таба кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә" дигән сорау туа. Булачак һөнәр сайлауны алдан билгеләү яхшырак. Бу тормышта чын-чынлап җитди адым. Балаларны һөнәрләр белән таныштыру; барлык һөнәрләргә дә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, алар белән "һөнәрне сайла"дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балалар бик актив катнаштылар.
-
Иҗтимагый палатада озын ялларның файдасы турында сөйләделәр
Бәйрәм көннәрен кыскартырга кирәк түгел, кеше робот режимында эшләсә, бернинди җитештерүчәнлек тә булмаячак, диелгән хәбәрдә.
-
Марат Җәббаров: кече хуҗалыклар - 450 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативы ул
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында 11 гыйнвар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
"Яңа Елда уңышлар!"
11 һәм 12 гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә һәм Эзмә авыл мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган "Яңа Елда уңышлар!" дип аталган бәйрәм концерты узды. Лотерея билетлары уйнату, концерт номерлары һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды.
-
«Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән!»
Фоторепортаж
-
День российской печати
13 января в России отмечается профессиональный праздник работников периодической печати, СМИ, журналистов — День российской печати.