Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар

Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапканнар.

Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапкан.

Экспертлар бәяләве буенча, патрон Макаров, Стечкин пистолетлары, «Кедр», «Кипарис» пистолет-пулеметы өчен туры килә.

Таможняда билгеләп үткәнчә, сугыш кирәк-яракларын чит илгә законсыз алып чыгу өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Материал Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Транспортта линия идарәсенә тапшырылган.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев