Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшәүче татар малае Россиянең дөнья тирәли иң яшь сәяхәтчесе дип табылган

Дөнья тирәли сәяхәт иткәндә Радамирга әле ике яшь тә тулмаган булган.

Казанда яшәүче 2 яшьлек Радамир Казанбаев, дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше буларак, Россиянең рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта «Татар-информ”га аның әтисе Рөстәм Казанбаев хәбәр итте.

«"Россиянең рекордлар китабы"ның экспертизалар бүлеге тәкъдиме буенча, 25 декабрьдә «Радамир белән дөнья тирәли» медиа проектының төп герое дөнья тирәли авиасәяхәт иткән иң яшь кеше дип табылды», — диде Рөстәм Казанбаев.

Радамирның әтисе әйтүенчә, сәяхәт 2019 елның 9 августыннан 1 сентябрьгә кадәр дәвам иткән. Сәяхәт тәмамланганда Радамирга 1 яшь һәм 364 көн булган.

Радамир әтисе Рөстәм һәм әнисе Лиана белән сәяхәт иткән. Рекордлар китабы өчен бөтен шартлар үтәлде, ди Рөстәм. Дөнья тирәли сәяхәтнең төп шарты — барлык сәгать поясларында булу, экваторны ким дигәндә ике тапкыр үтү. Сәяхәтчеләр Казаннан Төркиягә, аннан Бразилия, Колумбия, Эквадор, Перу, Мексикада булганнар. Мексикадан Япониягә, аннары Кытай, Казахстанда булып, Казанга кайтканнар.

Бала кеше сәяхәттә катнашкан дип табылсын өчен ул билгеле бер роль үтәргә, «багаж» функциясендә булмаска тиеш. Рөстәм әйтүенчә, сәяхәттә катнашучылар балалар шушы пункт буенча рекордка үтә алмаган. Бу сәяхәттә Радамир үзенең инстаграмын алып барган һәм үзенең чемоданын үзе күтәреп йөргән.

«Хәзер Европа һәм Гиннесс рекордлар китабына керергә тырышачакбыз», — диде Рөстәм.

Фото: Рөстәм Казанбаев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев