Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Табиб грипп һәм ОРВИдан саклану ысулларын тәкъдим итте

Сәламәтлекне ныгыту һәм авырулардан саклану өчен табиб һава торышына туры килердәй итеп киенергә, күбрәк ял итәргә һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итте.

Табиб-терапевт, блогер Алексей Водовозов ""кышкы" авырулардан профилактика чаралары турында сөйләде. Артрит, астма һәм йөрәк авыруларыннан, шулай ук грипп һәм салкын тиюдән ничек котылып булу турында киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Табиб билгеләп үткәнчә, елның салкын вакытында иң киң таралган авырулар - грипп һәм ОРВИ. Аның сүзләренчә, бу чирләрне профилактикалау өчен прививка ясату кирәк. "Прививканы теләсә кайсы вакытта, хәтта яңа елдан соң да ясарга мөмкин", — диде эксперт.

"Грипп куркыныч, ул үлемгә китерергә мөмкин, хәтта хәзерге вакытта дөньяда аннан ел дәвамында 350 меңгә кадәр кеше үлә", - дип сөйләде Водовозов.

Ул оксолин мазе организмны ОРВИ эләгүдән саклый алмаячак, шуңа күрә аны куллану файдасыз, дип өстәде.

Терапевт эпидемияләр чорында кешеләр күп җыелган урыннарга йөрмәскә чакырды.

Сәламәтлекне ныгыту һәм "кышкы" авырулардан саклану өчен табиб һава торышына туры килердәй итеп киенергә, күбрәк ял итәргә һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итте.

Табиб салкынның кайбер авыруларны җиңеләйтергә мөмкин булуын да искәртте. Ул артрит һәм радикулит вакытында ялкынсыну процессын киметергә һәм туктатырга сәләтле.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев