Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

М7 трассасында чит ил машинасының фурага бәрелеп китүе видеога эләккән

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеороликны социаль челтәрләрдә кулланучылар урнаштырды.

Видеога Татарстанда М7 трассасында чит ил машинасының каршы хәрәкәт юлыннан килеп, фурага бәрелеп китеп, чак исән калуы эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Шаһитлар мәгълүматына караганда, бүген көндез Казан янында М7 «Идел» автоюлында авария булган. Кадрларда трассадан ике йөк машинасының баруы күренә. Шул вакыт каршы полосадан бүленеш коймасы аша «Лифан» килеп чыга. Фуралар шоферлары кинәт тормозга басалар, бер машина тайгак юлда уйнаклап китә.

Хәлнең җитдилегенә карамастан, иномарка зыян күрмәгән диярлек — йөк машиналарын йөртүчеләр бәрелешүдән котылып кала алган, ә «Лифан»ның бары тик алгы бамперы гына бераз ватылган.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев