Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Юлларда имин булыйк

13 январьда Килдебәк урта мәктәбендә Казан шәһәренең Саба районы “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гузәл Назифовна белән эшлекле очрашу узды. Гузәл Назифовна 1 нче сыйныф укучыларыбызның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде, үзенең киңәшләрен бирде.

Ә укучыларыбыз класс җитәкчеләре Садриева Р.Б. белән матур чара күрсәттеләр. ЮИД отряды яшь инспекторлары 1 нче сыйныфлар өчен төрле конкурслар, ярышлар оештырдылар. Гузәл Назифовна  укучыларның белемнәреннән канәгать калды. Аларга ут яктырткыч элементлар, эчтәлекле китаплар ,  ә ЮИД отрядына  “Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторы”  костюмнарын бүләк итте. 

Шулай  ук укучыларыбыз үз белемнәрен кызыклы видеороликлар һәм мультфильмнар ярдәмендә ныгыттылар. Чара кызыклы , бик файдалы узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев