Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә кешесенең 27 мең сум акчасын мобиль кушымта аша урлаганнар

Алдакчылар биржада югалткан акчаларны кире кайтарып бирергә вәгъдә иткән.

Бөгелмәдә яшәүче кешенең 27 мең сум акчасын мобиль кушымта аша  урлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмәдә яшәүче 54 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, аңа биржадан акча кайтару белән шөгыльләнүче финанс оешмасы менеджеры дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ачыкланганча, ир-атны кайчандыр биржада алдаган булганнар. Шуңа ул бу шалтырату белән кызыксынган.

Шалтыратучы кеше ир-атны смартфонына "AnyDesk” мобиль кушымтасын көйләргә күндергән һәм теркәлү тәртибен аңалткан. Аңа шәхси мәгълүматларын, шул исәптән, үзенә акча күчерсеннәр өчен банк картасы реквизитларын да кертергә туры килгән. Нәтиҗәдә, аферистлар бу кеше хисабыннан 27 мең сум акча “салдырган”.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Фото: www.pixabay.com | rawpixel

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев