Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Биектауда юл һәлакәтендә яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән

Авария Казан-Малмыж юлының 45 чакрымында булган.

Татарстанның Биектау районында ике җиңел машина бәрелешеп,  яңа туган кыз бала һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан-Малмыж юлының 45 чакрымында Коркачы авылы янында “Лада” һәм “Хонда” автомобильләре бәрелешкән.

Юл һәлакәтеннән соң, яшь баланы һәм әнисен Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Чит ил машинасы йөртүчесен шулай ук хастаханәгә озатканнар, аның аягы сынган һәм җәрәхәтләр алган. “Лада” йөртүчесен һәм 10 яшьлек малайны Биектау Үзәк район хастаханәсенә салганнар.

Һәлакәт урынында 113 нчы янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләре, Бөреле авылы янгын сүндерүчеләре, полиция һәм табиблар эшли.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев