Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган
Ир-ат кызга бүген иртәнге сәгатьләрдә явыз ният белән ташланган.
Чаллыда 20 яшьлек кыз явыз ният белән үзенә ташланган ир-аттан котыла алган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.
Күңелсез хәл бүген, 25 июньдә, ГЭС бистәсендә килеп чыккан. Ир-ат аңа һөҗүм иткәндә, 20 яшьлек кызның өенә кайтып барышы булган. Ир-ат начар ният белән аны җиргә еккан һәм көч кулланмакчы булган. Кыз бирешергә теләмәгән, ярдәм сорап кычкырган, бар көченә каршы торган. Шуннан ир-ат аны кыйнап качкан.
Зыян күргән кыз үзе "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Кызны хастаханәгә озатканнар.
Фото: https://pixabay.com | winghundred
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев