Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда агачка бәрелгән «Ока»ның ике яшь пассажиры җәрәхәтләнгән

Авариядә 14 һәм 9 яшьлек кыз балалар төрле тән җәрәхәте алган.

Кичә Чаллыда «Ока» юлдан чыгып киткән һәм агачка килеп бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Халыклар дуслыгы проспектында 15 б йорты каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Киа Рио»ның 47 яшьлек йөртүчесе икенче юлга күчкәндә 32 яшьлек Чаллы кызы йөрткән «Ока» машинасына юл юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Ока» юлдан чыгып китеп, агачка килеп бәрелгән.

Авариядә ике пассажир кыз (14 һәм 9 яшьлекләр) төрле тән җәрәхәте алган. Алар «Ока» машинасында булган. Балаларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.

Фото: ГИБДД Набережных Челнов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев