22 октябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана
Республика территориясендә ныклы явым-төшемнәр булу ихтималы аз.
-
Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла
Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.
-
Россиядә сөт сату күләмнәре артты: Татарстан сөт күләмнәрен арттыруны тәэмин итүче төбәкләр арасында
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ның оператив белешмәләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары саткан сөт тәүлеклек күләме 44,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8%ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).
-
Уртак эш
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә азык әзерләүдә катнашалар. Шулай ук социаль хезмэткәрләр кышкы хәзерлек алып баралар һәм үсемлекләр утыртуда актив катнашалар. Уртак эштә катнашу өлкән яшьтәге кешеләрне ялгызлыктан коткара һәм кәефне яхшырта.
-
Пакетлы чәй ник зарарлы?
Татар халкы чәйсез тора алмый инде ул. Сый-нигъмәттән өстәлең сыгылып торса да, бер чынаяк чәй ясап бирмәсәң, кунакларыңның үпкәләп китүен көт тә тор. Борчылсак та, шатлансак та, туңсак та, тирләсәк тә – безнең халык «Әйдә, чәй эчеп алыйк!» диячәк. Әле аңа кыр-болыннардан, су буйларыннан үз кулың белән җыйган, җәйнең бөтен җылысын, ямен, сихәтен үзенә сеңдергән хуш исле үләннәр дә салып җибәрсәңме!
-
Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган
Яңалык авторлары моның бүген көндез Казанда Аккош күле янында булуын расладылар.
-
Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды
Балалар омбудсмены шәһәр мәктәпләренең берсендә булган хәлләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
-
Чаллыда агачка бәрелгән «Ока»ның ике яшь пассажиры җәрәхәтләнгән
Авариядә 14 һәм 9 яшьлек кыз балалар төрле тән җәрәхәте алган.
-
“Тату сыйныф серләре” конкурсының III этабы
21 нче октябрьдә әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең III муниципаль этабы Олы Арташ төп мәктәбендә үтте. Анда Олы Кибәче, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш, И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта, Олы Арташ һәм Түбән Шытсу төп мәктәпләре әти-әниләр комитетлары, иҗади гаиләләре көч сынашты.
-
Эксперт: Бензинга сорау кимү Россиядәге вазгыять һәм газга күчү белән бәйле
Россиядә бензинга ихтыяҗ 1 процентка кимегән. Бу соңгы дүрт елдагы рекордлы күрсәткеч.
-
Ноябрьдә карабодайга бәя артачак
Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсе тәшкил итә.
-
1 нче сыйныф укучыларын яшь музыкантларга багышлау кичәсе
Традиция буенча, Саба балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче чирек ахыры 1 нче сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме белән истә кала. 21 октябрьдә нәкъ менә шундый бәйрәм булды. Бәйрәм вакытында беренче сыйныф укучылары үзләренең сәнгать мәктәбендә укырга лаек булуларын һәм музыкант исемен горур йөртүләрен расларга тиеш иделәр. Балалар Яхина Г.И. әзерләгән барлык сынауларны да бик теләп үттеләр: сольфеджио буенча сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, бәрмә уен коралларында уйнадылар.
-
Быел “Теләче” һәм “Саба” сәнәгать паркларының инфраструктурасы яхшыртыла
Фәрит Габделганиев 2019 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм турында сөйләде.
-
Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак
Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.
-
Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган
Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек егетләрне «кайнар эз»дән тоткарлап, полицейскийларга тапшырганнар.