Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә сөт сату күләмнәре артты: Татарстан сөт күләмнәрен арттыруны тәэмин итүче төбәкләр арасында

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ның оператив белешмәләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары саткан сөт тәүлеклек күләме 44,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8%ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).

Тәүлек  эчендә  иң  күп  күләмдә  сөт  саткан  төбәкләр арасында: Татарстан  Республикасы,   Краснодар  крае, Воронеж,  Киров, Свердлов, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Вологда  өлкәләре,  шулай  ук   Алтай крае.

Шуны  әйтергә  кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының  өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе һәм  республикада    сөт җитештерү һәм сату  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан күрелә  торган   чаралар нәтиҗәсендә   бу  тармакта   уңай үзгәрешләр  күзәтелә.        

Татарстан  Республикасы буенча  савым һәм сөт  сату  турындагы  оператив  мәгълүмат  белән  безнең  сайтта  “Оператив мәгълүмат” бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев