Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 нче сыйныф укучыларын яшь музыкантларга багышлау кичәсе

Традиция буенча, Саба балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче чирек ахыры 1 нче сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме белән истә кала. 21 октябрьдә нәкъ менә шундый бәйрәм булды. Бәйрәм вакытында беренче сыйныф укучылары үзләренең сәнгать мәктәбендә укырга лаек булуларын һәм музыкант исемен горур йөртүләрен расларга тиеш иделәр. Балалар Яхина Г.И. әзерләгән барлык сынауларны да бик теләп үттеләр: сольфеджио буенча сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, бәрмә уен коралларында уйнадылар.

Яшь музыкантларны  өлкән сыйныф укучылары котладылар: шигырьләр сөйләделәр, матур музыка дөньясына скрипка ачкычы бүләк иттеләр. Мухутдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Маликова Ч. Ф. җитәкчелегендәге фортепиано сыйныфы укучылары, Акунеева З.А. җитәкләгән  "Энҗе мәрҗән" скрипкачылар ансамбле үзләренең яраткан әсәрләрен башкардылар. Вокал сыйныфы укучылары (укытучысы Дәүлиева Г.Р.) совет мультфильмнарыннан җырлар башкардылар. Беренче сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсендә дә шундый ук составта катнашырга тантаналы вәгъдә бирделәр. Алар да бу 2 ай эчендә үзләштергән осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында беренче сыйныф укучыларына Саба балалар  сәнгать мәктәбеннән истәлекле значоклар тапшырылды. Бәйрәм сәнгать мәктәбе укучылары хоры чыгышы белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев