Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган

Яңалык авторлары моның бүген көндез Казанда Аккош күле янында булуын расладылар.

Телеграм каналында һәлакәттә әйләнеп капланган фура турында ялган видео чыкты. Фейк хәбәрне бүген «Татарстанга барам» таратты.

Юл-транспорт һәлакәтендә тәгәрмәче шартлап, юл киртәсен җимереп, үзе ян ягына ауган һәм юлның бер өлешен каплаган фура видеосы басылып чыккан. Авторлар бу хәл бүген көндез Казанда Аккош күле янында булды, дип расладылар.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мондый авария бүген дә, башка көннәрдә дә Казанда булмаган.

Ачыкланганча, әлеге видео ике ел элек төшерелгән һәм аның Татарстанга бернинди мөнәсәбәте юк.
 

Фото: скриншот видео из соц сетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев