Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда иномарка елгага төшеп баткан

Автомобильне судан чыгару видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Яр Чаллыда елгага төшеп баткан “Митсубиси” машинасын янгын сүндерүчеләр судан чыгарган. Бу урыннан фотоларны “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте бирде.

Чаллы елгасының ГЭС бистәсе янындагы ярында баткан машина турында хәбәр экстрен хезмәтләр чакыручы бердәм 112 номерына кичә көндез килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына “Бомбардир утопия” катерында №6 һәм №55 эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны яр буенда 29 яшьлек исерек шофер каршы ала.

Баткан машина хуҗасы сөйләвенчә, ул машинасын кабыза, ләкин автомобиль берникадәр вакыттан соң сүнә һәм артка таба китә.

Йөртүче машина салоныннан чыгып өлгерә. Машина эчендә башка беркем дә булмый.

№55 эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү автомобиле белән “Митсубиси” машинасын ярга чыгаралар.

Янгын сүндерү автомобиле махсус җайланма ярдәмендә судан ачык төстәге чит ил машинасын тартып чыгарганны төшергән видео социаль челтәрләрдә барлыка килде.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев